16+

Татар өчпочмак кына ашамый, бер-берсен дә кимерә?!

Кешенең тән төсенә, нинди диндә булуына карап бүлгәләү күренешләре күзәтелсә, закон алдында җавап тотасын искәртәләр искәртүен, әллә законнар белеп бетерелми, әллә баш эшләп өлгерми.

Кешенең тән төсенә, нинди диндә булуына карап бүлгәләү күренешләре күзәтелсә, закон алдында җавап тотасын искәртәләр искәртүен, әллә законнар белеп бетерелми, әллә баш эшләп өлгерми.

“Без бергә һәм бердәм” дигән сүзләр матур яңгырый үзе, ләкин ул буш сүзләр генә булмыйча, тормышта да кулланылса – адәм баласының җаны тыныч булыр иде дә, уйлар өчен бирелгән акыл кирәкле тарафта һәм файдага эшләр иде.

Пхенчханда Олимпия чемпионы булган һәм Россия өчен ике алтынның берсен алган Алинә Заһитова кабат игътибар үзәгендә. Бу юлы аның Мәскәүдә узган Сабан туенда әйтелгән сүзләре күпләрнең күңеленә хуш килеп бетмәгән икән, төрле сайтларда йөзләгән “рәнҗетелгән” һәм “кимсетелгән”нәр дини күралмаучанлык, шовинистлыкларын бөтен дөньяга чыгарып селкеп утыра. Оештыручыларга һәм җанатарларга рәхмәт белдергән Алинә үзенең чыгышында: “Мин үземнең мөселман булуым белән горурланам. Беркайчан да татар милләтенең көчле булуын онытырга кирәкми”, - дип әйткән һәм бу сүзләрне дистәләгән интернет басмалары таратып, футболдан айнып барган халыкка чәйнәргә азык биргән. Комментарийларны укып татар-монгол игосын да, гомумән, татар тарихының бик күп караңгы якларын күреп була, дөресрәге – күпчелекнең тарихны белмәве аңлашыла. Ялгышам бугай, һәркем бит үзенә кирәкле һәм файдалы булганны гына күрә, чын тарихны актару аларга нәрсәгә кирәк? Икенчеләре Алинәне файдаланалар, аңа махсус шулай әйергә кушылган дип фаразлый. Аллаһы Тәгаләгә ышанырга да, мөселман булырга да кушылганмы икән? Һәр ярыш алдыннан мәчеткә баруын, догалар укуын ул элек тә яшерми иде, әлеге ярышларда җиңеп дәүләт флагын баш өстенә күтәргәндә татар-монгол игосын искә төшерүче булмаган иде кебек.
Аңа хәтле генә икенче бер татар кызы, шулай ук Олимпия чемпионы – Алия Мостафинаны тикшереп алды халык. Бусында төркиләр, барыннан да күбрәк татарлар үтә тырышлык куйды, ниндидер әллә аксак, әллә туксак дип аталган татар сайтында материал да урнашты: янәсе, Алия өчпочмак ашамый һәм үзен рус милләтеннән дип саный. Спорт белән сәясәтне бутарга омтылучылар ике өлкәдә дә үзләренең буш куык икәнен генә исбатлый: спортчыларга өчпочмак һәм башка камыр ашлары түгел, шоколад белән туңдырма да ашарга ярамый, бу исемлекне дәвам итсәң, аның очы-кырые юк. Груша формасындагы фигуралыларның спортта ниндидер уңышка ирешкәнен күргән юк, японнарның сумосында булса гына. Алиянең өчпочмакны ашамавына аптырыйсы да юк, ул Казанда, Татарстанда туып үсмәгән, бер җирлектәге бренд дәрәҗәсенә күтәрелгән ризык башка җирдә дә шулай ук булырга тиеш дигән сүз түгел. Татарлар Кытайда да бик күп, бәлки алар кәлтә койрыгын да ашыйлардыр, аларны да татардан сызып ташлыйк, без әлегә күп бит. Исең китәрлек, башкалар татар кызларын татарлыкта гаепләп, аларга кара ягып утырганда без үз-үзебезне кимерәбез. Татар әллә ниләр ашарга сәләтле үзе, хәтта бер-берсенең башын да.

Ә Алинә Заһитованың сүзләренә үртәлеп утыручылар ни сәбәпледер француз актеры Жерар Депардьеның динен дә, милли чыгышын да искә алмый. Мордовиядә пропискада булган бу актерның ватандашы Наполеон бугай, ул “татар-монгол иго”сыннан аермалы буларак, нәрсә алып килгән Россиягә? Тауның мәһабәт һәм матур икәнен күрү өчен ераккарак китеп карарга ди, ерактагылар сокландырганда, якындагылар дәшми-тынмый гына утырырга тиеш була күрәсең, җитмәсә, ата-бабаңның милли бәйрәме – Сабан туенда! Россиянең җыелма командасына эләгә алмыйча, читкә китүчеләр һәм башка флаг астында чыгыш ясап, югары исем-дәрәҗәләргә ирешкән спортчылар аз түгел. Тагын да саный китсәк, башка өлкәләрдә уңышка ирешүчеләр дә байтак. Ә аннан соң баш ватып утырабыз: “Нишләп соң аларда гына шундый ул тормыш дәрәҗәсе?”, “Ни өчен безне бик үк яратып бетермиләр?” Үз-үзебезне дә ярата белмәгәнне, башкалардан ул яратуны ничек таләп итәсең ди? Акча түләп яраттырырга башкалар бер ятактан икенче ятакка сикерүчеләр түгел. Әнә, күбесенең ата-бабалары чыгышлары белән Африка илләреннәр булганнар җыелышып киләләр дә, чемпион исемен алып кайтып та китәләр, быелгы Франция командасы кебек. Һәм бөтен Франция халкы шау-гөр килеп бәйрәм итә, горурлык хисе кичерә. Кемнең бака боты ашавы, кемнең ашамавы аларга мөһим дә түгел – бөтенесе дә француз түгел бит алар, ә туп көндәш капкасына барыбер тәгәри.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading