Шәһри Казан

«Татар кешесе туган теленнән үзе баш тарткан икән, димәк, арабызда яхшы аналар бетеп бара»

«Татар кешесе туган теленнән үзе баш тарткан икән, димәк, арабызда яхшы аналар бетеп бара»

 Ни өчен дигәндә, нәкъ менә мин рус мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлаган чорда, рус мәктәпләрендә татар теле укытыла башлады. Һәм менә болайрак башланды ул...

Кадрлар

Табигый ки, алар юк иде. Күз алдына китерегез: бер сыйныф икегә бүленә, берсе – татар балалары төркеме, икенчесе – рус балалары төркеме. Һәр төркемдә кимендә бишәр бала булса, тулы нагрузка, ягъни сыйныфта татар теле укытылсын өчен ике укытучы кирәк. Бишәр бала булмаса, ике сыйныфтан берләштереп, төркем ясала. Ягъни 1нче-2нче, 3нче-4нче сыйныф укучылары бергә татар телен укырга тиеш була. Хәзер инде төгәл бүленешне хәтерләп торуның кирәге дә юктыр. Әмма иң нык үзәккә үткәне, шул төркемнәрне исәпкә алып, бөтен мәктәпкә дәресләр расписаниесен төзү иде. Үзе шул эшне башкарган кеше генә белә инде бу шахмат уенын. Безнең 85 балалы мәктәптә дүрт татар теле укытучысы эшли башлады. Икесе – югары белемле, икесе – кыска вакытлы түләүле курслар үткән. Татар теле укытучылары авырга алмасыннар, фәннәре бик катлаулы булмагач, җырлап эшләп китте барысы да. Татар авылы белән гасырлар буена күрше булып дус-тату яшәгәнгәдерме, ата-аналар, балалар тарафыннан каршы килүчеләр булмады. Киресенчә, мәктәптә гөрләп татар теле айлыклары, атналыклары, татар язучыларының юбилейлары уздырыла башлады. Рус балаларының матур, сәнгатьле итеп, Тукай, Җәлил шигырьләрен яттан сөйләгәннәре әле дә күз алдында.

Дәреслекләр

Алар 14 ел эчендә ике-өч тапкыр алышынды. Аның объектив та, субъектив та сәбәпләре булгандыр, чөнки ул чорда башка фәннәрнең дәреслекләре дә шул язмышка дучар ителде. Мине дә, башка укытучыларны да тетрәндергәне шул иде: буяу исе дә бетеп өлгермәгән кочак-кочак өр-яңа китапларны ишелеп беткән караңгы складка чыгарып куя идек. Миллион сумнарга бастырылган дәреслекләр икәнлеген белер өчен финанс институтлары тәмамларга кирәкмәгәнлеген аңлыйсыздыр. дәреслекләр үзгәргән саен, укытучылар тематик планнарын, дәрес планнарын сабыр гына яңадан яза торды, курслар узалар иде һәм башкалар, һәм башкалар... «Ник бездән бер кеше дә сорамый, кызыксынмый икән?» – дип аптырап, дәреслекләрнең кайсысы яхшырак икәнлеге турында методик семинарларда гына үзара фикер алышалар иде.

Укыту планы

Бәлки белмисездер дә, мәктәпнең укыту планында һәр сыйныф өчен төгәл сәгатьләр саны билгеле. Ул санны арттырырга да, киметергә дә ярамый. Мәсәлән, 9нчы сыйныф өчен ул атнасына 36 сәгать ди. Алты сәгать татар теле өстәлде дип, аны 42гә һич кенә дә әйләндерергә ярамый. Димәк, татар телен укытыр өчен, башка ниндидер фәннәрнең санын киметергә кирәк дигән сүз. Бу кара исемлеккә нинди фәннәр керде, дисезме? Фәннәр патшасы математиканы – ике сәгатькә, физиканы – ике сәгатькә, химияне бер сәгатькә киметтеләр, астрономия белән сызым бөтенләй алынды. Өлкән сыйныфларда, өстәмә итеп, биш-алты сәгать сайлап алу сәгатьләре кертелде. Дүрт татар теле укытучысы булгач, ул сәгатьләр дә үзеннән-үзе күбесенчә аларга бирелә иде. Канун буенча, укытучыга дәрес санын 18гә тутыру мәҗбүри. Өлкән сыйныфларда укучы балаларны математикадан имтиханга әзерләүче укытучыны күз алдыгызга китерегез хәзер. Дәресләр саны кимесә дә, программа шул ук калды. Дәресләрдән соң бушка өстәмә консультацияләр уздыра-уздыра арыган, йончыган физика-математика укытучыларының беразы татар теле укытуга күчте, кайберләре мәктәптән туеп, бөтенләй үк укыту эшен ташлады.

Реклама

Хәзерге көн

БДИлар кертелгәч, мәктәпнең уку-укыту планы математика фәненә йөз белән борылды. Өлкән сыйныфларда атнасына бер-ике сәгать өстәлде ул. Ә менә физика, химия, биология фәннәре үги булып кала бирә. Татар телен киметү исәбенә рус телен арттырдылар. Һич югы санап кителгән үги фәннәргә берәр сәгать өстәрләр дип өметләнгән идем. Ләкин өметсез шайтан, ди бит безнең халык.

Сүз башына кайтып

Сүз башым татар теле иде. Ник математикага күчте дисездер. Тормыш иптәшем дә, үзем дә 30 елдан артык мәктәптә физика һәм математика, информатика укыттык. Үзеңнеке – үзәктә бит. Эшеңне яраткач, барысына да түзәсең, күнегәсең. Безнең фәннәргә рәт беткәч, ничектер, бик гарьләндергән иде. Ләкин бер укытучы да күтәрелеп тә чыкмады, ата-аналар да эндәшмәде. Ә бит физикадан шундый кирәкле, кызыклы темалар бар, ә укытасы сәгатьләр кимеде дә куйды. Математикадан, физикадан БДИ тапшырган беренче елны йөрәк түзмәде – больницаларда да ятып чыгарга туры килде. Аллага шөкер, укучылар сынатмады.

Татар теле

Хәзергечә итеп әйткәндә, ана теле турында да фикерләремне әйтеп китим. Ана теле – матур яңгырый! Сүз куертасым килми: татар кешесе үзе баш тарткан икән туган теленнән, димәк, арабызда яхшы аналар бетеп бара дигән сүз. Нинди бай әдәби, мәдәни мирасыбызны күпләр ана телендә аңламый. Аңламый гына түгел, белергә дә теләми башлаган икән, бу инде атнасына алты сәгать татар телен укытып мәктәп кенә чишә алырлык мәсьәлә түгел. Ана теле гаиләләргә әйләнеп кайтсын иде. Моның өчен бит тәрбия, уку-укыту планнары да кирәк түгел. Бары тик үз телеңне, үз халкыңны чын күңелдән ярату гына кирәк.

Гөлфия Солтанова, Лаеш районы, Имән Кискә авылы.
Фото: expert.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: