16+

Татар хатын-кызларына багышланган опера

Агымдагы елның 13 гыйнварында Тинчурин театрында Казан консерваториясе белән берлектә опера лабораториясе үз эшен башлап җибәрде.

Татар хатын-кызларына багышланган опера

Агымдагы елның 13 гыйнварында Тинчурин театрында Казан консерваториясе белән берлектә опера лабораториясе үз эшен башлап җибәрде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, лабораториянең максаты – татар телендә өч кыска камералы опера булдыру. Беренчесе төрки халыклар данлаган Умай хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталган.

– Минем татар хатын-кызлары турында бер проектым иде. Шуны күреп, Туфан Имаметдинов, әйдәгез татар хатын-кызлары турында шундый рухтагы берәр проект эшлибез, дип мөрәҗәгать итте. Без консерваториядән Анна Сокольскаяны һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны чакырдык. 

Кем ул хатын-кыз? Нәрсә алып килә ул мәдәнияткә? Нәрсә ул мәдәният коды? Ничек ул хатын-кыз белән бәйләнгән? Шушы беренче карашка гади кебек тоелган сораулар турында уйландык, – ди әлеге проектның кураторы, культуролог Энҗе Дусаева.

Лабораториядә шагыйрьләр, драматурглар: Лилия Гыйбадуллина, Энҗе Гыйззәтова, Динә Сафина, Ольга Тараканова, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова; композиторлар: Лилия Исхакова, Анастасия Костюкова, Алсу Сөнгатуллина, рәссам Лилия Имаметдинова катнаша. Тарихчылар Гүзәлия Гыйматдинова, Лилия Габдерәфыйкова “Умай”да эксперт буларак чыгыш ясый. Проектның менеджеры – Дая Бекирова. 

– Опера – авыр жанр. Аның кабул итәргә авыррак. Без әз генә юмор өстәргә тырыштык, ләкин тарихи нигездә. Тарихи нигез итеп 1912 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә булган вакыйганы сайлап алдык. Бу опера татар хатын-кызының тормыш авырлыкларын җиңәргә тырышуы хакында. Ләкин ул аның турында гына да түгел, – дип серләрне бераз ача төште шагыйрә Эльвира Һадиева.

Иҗатчылар конкурс аша сайлап алынган. Операны Тинчурин театрында тамаша кылып булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading