16+

«Татар кызы-2018»: 14 финалист кыз Казанда төп тамашага әзерләнә

16 ноябрьдә Казан «Татар кызы-2018» халыкара бәйгесенең финалын кабул итә. Төп тамашага әзерлек инде башланды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

«Татар кызы-2018»: 14 финалист кыз Казанда төп тамашага әзерләнә

16 ноябрьдә Казан «Татар кызы-2018» халыкара бәйгесенең финалын кабул итә. Төп тамашага әзерлек инде башланды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Бөтен дөньядан иң сөйкемле, иң сәләтле, татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт иткән, туган телен белгән кызлар Татарстан башкаласында җыелды. Дистә көн дәвамында гүзәлкәйләр сәхнәдә үзен тотарга өйрәнәчәк, сәнгатьле сөйләм, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук татар кызлары өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы да әзерләнгән.

«Татар кызы» бәйгесе финалына чыккан 14 кыз Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җыелды. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак төп финалның баш режиссеры Марина Костина аларны тамашаның сценарие белән таныштырды. Шулай ук кызларның җырга осталыклары тикшерелде, аларның сәхнәдән күрсәтердәй башка сәләтләре турында да белештеләр.

Финалист кызларга хәер-фатихасын Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бирде.

– Бу бәйгедә катнашу өчен, беренче чиратта, кыюлык кирәк. Икенчедән, туганнарыңның, якыннарыңның, дусларыңның сине хуплавы мөһим. Хәзер инде барысы да сезнең кулларда, үз-үзегезне сәхнәдән матур итеп күрсәтергә, моңа мораль-психологик яктан әзерлекле булырга кирәк. Сез барыгыз да җиңүчеләр. 14егез дә берәр номинациядә җиңүче булачак, бер кызыбыз да буш кул белән кайтып китмәячәк, әмма Гран-при иясе берегез генә булачак. «Татар кызы» бәйгесе ул – йөрәгебезнең, рухыбызның чисталыгын күрсәтүче бәйге. Кызларыбызның рухи яктан матурлыгын, татарча сөйләшә, ашарга пешерә белүен, мәгънәле булуын күрсәтүче бәйге. Бу тышкы матурлык конкурсы түгел. Шуңа күрә мода эчке яктан матур булу кирәк. Бу Сезнең һәркайсыгызда да бу бар, хәзер моны сәхнәдән күрсәтә белү мөһим. Барысы да Сезнең үзегездән генә тора, – диде Васил Шәйхразиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading