Ливаннарның иң яраткан сүзләре: “Иншаллах, букра”, ягъни “Аллаһ теләсә, була”. Үзләре бер дә кабаланмый, борчылмый, чөнки бөтен эшләрен Аллаһка тапшыралар.
Ливанга яшәргә киткән татар кызы Айгөл Әхмәдуллина-Абдаллаһ безне яңа ил белән таныштырды. Бүген ул гаиләсе белән Триполи шәһәрендә яши.
– Ливанны беренче күрүемдә үк ошаттым. Бу ил халкы бик мөлаем һәм гади. Һәрчак булышырга әзерләр, бигрәк тә читтән килгән кешегә. Хатын-кызларга карата да бик ихтирамлылар. Машинаны күптән йөртсәм дә, мондагы тар урамнардан хәрәкәт иткәндә читенрәк. Моны күреп, ир-атлар шунда ук юл бирә, ярдәмгә ашыга. Үзләре руль артына утырып, синең машинаңны тар гына арага кертеп тә куялар. Тагын шунысы күзгә ташлана: балаларны бик яраталар. Бөтенләй чит булган кешеләр дә синең нәни сабыеңны күреп, аны сөеп китә. Ир-атлар бала тәрбияләүдә актив катнаша, алар белән рәхәтләнеп уйный белә. Өлкән кешеләргә, әти-әниләргә хөрмәт зур. Ял көннәрендә бөтен гаилә төп йортка табын янына җыела яки ресторанга баралар. Берничә буын бергә яшәгәнлектәнме икән, фатирларның мәйданы бик зур. Бер зур бүлмә аерым кунаклар өчен генә, ул салон дип атала. Анда, гадәттә, иң матур һәм кыйммәтле җиһаз куела. Хәлле гаиләләр өйдә хезмәтче тота. Әмма кризис булу сәбәпле, күбесе алардан баш тарта башлады, чөнки хезмәт хакын доллар белән түлиләр, – дип сөйли Айгөл.
Фатир дигәннән, электр энергиясе белән халыкны дәүләт һәм шәхси компанияләр тәэмин итә. Аларның бәяләре дә шактый аерыла. Дәүләт электр станцияләре начаррак эшли, аның куәте җитеп бетми һәм өйдә берьюлы берничә электр җиһазын эшләтү мөмкин түгел. Җәй көне бу бигрәк тә сизелә ди,
чөнки эсседә кондиционерсыз яшәп булмый. Дәүләтнең электр энергиясе билгеле бер сәгатьләрдә эшләп алгач, аны шәхси компаниянеке алыштыра. Һәр йортның үз генераторы бар. Суны да әрәм-шәрәм итмәскә тырышалар. Йорт түбәләрендә зур су баклары тора. Су анда кояш батареялары ярдәмендә җылына. Өйдә аны шактый кулланырга туры килгәндә, урамда кыш та булгач, җылынып өлгерми. Шуңа да ваннада су җыеп юыну юк, душ кына керәләр.
Триполида җәмәгать транспортын да күрмәссең. Шәһәр эчендә таксилар гына йөри. Тротуарлары да юк.
– Машина йөртүчеләр юл кагыйдәләренә буйсынмый, үзләренә ничек җайлы, шулай йөриләр. Танышларын күреп, юл уртасында туктап калырга һәм хәл-әхвәл белешеп, артындагы машиналарны көттереп торырга да мөмкиннәр. Эссе булганлыктанмы, җәяү йөрергә яратмыйлар. Күрше кварталдагы кибеткә дә машинага утырып баралар. Ливан башкаласы Бейрут 70-80 чакрым ераклыкта гына урнашкан һәм ул алар өчен бик ерак ара. Анда барасы кеше юлга чыгарга берничә көн алдан әзерләнә башлый, – ди әңгәмәдәшем.
Мәктәпкә балалар 3-4 яшьтән үк бара һәм 12нче сыйныфка кадәр укыйлар. Аз керемле гаиләдә үскән бала хөкүмәт мәктәбенә йөри, әмма анда белем бирү дә шуның кадәр генә. Шунлыктан күп кеше шәхси мәктәпне сайлый.
Ливанда иң популяр һөнәр – табиб. Бушлай сырхауханәләр юк, халык түләүле клиникага йөри. Бик күп табиб пациентларны үзенең шәхси кабинетында кабул итә.
Пенсияне дә бөтен кеше алмый, дәүләт эшендә булганнарга гына бирелә ул.
Айгөл яңа илдә кабул итә алмаган бер генә гадәтләрен искә алды. Ул да булса – кальян тартулары.
– Аны кафеларда гына түгел, подъезд төпләрендә дә тартып утыралар. Өйләрендә һәр кешегә берәр кальян туры килә бугай. Әбиләр дә киптергән табак тарта, – ди ул.
Ливанда туйларны зурлап, бик күп кунаклар чакырып уздыралар. Әмма бездәге кебек кунаклар өчен сый табыны әзерләү юк.
Бәби тугач, бер-ике сәгатьтән соң ук бөтен гаилә килеп котлый. Берничә сәгатьтән сине өеңә дә җибәрәләр. Балага исемне әтисе колагына азан әйтеп куша. Аның өчен мәчеткә барып йөрмиләр. Бала тапкан хатынның үзенә дә, сабыена да алтын бүләк итү гадәте бар. Гомумән, монда хатын-кызлар өчен иң зур һәм көтеп алынган бүләк – алтын. Аны бөтен бәйрәмгә дә бүләк итәләр икән.
Ливанда иң популяр ризык – уарак анеб. Ул долмага охшаган, виноград яфрагына фарш төреп ясыйлар. Хуҗабикә, вакыты булганда, шуны көннәр буе бармак башы кадәр генә итеп төреп утыра, аның каравы бик тәмле була, ди Айгөл.
Комментарийлар