16+

Руслан Гардиханов: “Хәлләребез бик начар, әнинең хәле авыр”

Бар гомерен Алексеевск мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханованың Египетка ялга очып, инсульт кичерүе турында язган идек. Улы Руслан белән элемтәгә чыктык.

Руслан Гардиханов: “Хәлләребез бик начар, әнинең хәле авыр”

Бар гомерен Алексеевск мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханованың Египетка ялга очып, инсульт кичерүе турында язган идек. Улы Руслан белән элемтәгә чыктык.

Бар гомерен Алексеевск мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханованың улы, кызы һәм улының кәләше белән Египетка ялга очып,  аэропортта хәле начарлануы, аның инсульт кичерүе турында язган идек. Ул әлегәчә комада. Табиблардан күңелне сөендерерлек хәлләр килми, көн дә бер сүз – догада булыгыз.

Улы Руслан белән элемтәгә кердек. Ул инде нишләргә дә белми, дәүләтнең күп кенә ведомство органнарына хатлар юллаганнар, ләкин ләм-мим бер сүз дә җавап бирмиләр, ди ул. 
– Хәлләребез әлегә бик начар, әнинең дә хәле авыр. Федераль Катастрофалар медицинасы үзәге безгә ярдәм итүдән баш тартты. Чарасыздан һәр саламга тотынырга тырышабыз. Шәхси компанияләргә барып егылдык. Беләсезме, әнине монда алып кайту эше, ягъни транспортировка мәсьәләсе “Аэрофлот” авиакомпаниясенә килеп ялгана, кемнең кем булуына да карамастан һәр транспортировканы әлеге аваикомпания генә башкара. Без дә алар белән элемтәгә кердек, 28 сенә дип самолетны броньга куйдык, бөтен медицина персоналы, тиешле җиһазлар белән берлектә, әлбәттә. Тик алар бераздан безнең броньны гамәлдән чыгардылар, техник сәбәпләр аркасында дип аңлаттылар. Без 31 гыйнварга янә бронь алдык. Кичә хәбәр бирделәр, тагын каршы киләләр, техник мөмкинлегебез юк, димәкчеләр. 3 февральгә кабаттан бронь ясарга тырышабыз, булып чыгармы, тагын берәр сәбәп тапмасалар ярар иде дип, кот алынып тора. Әнинең Мисырдагы хастаханәдә дәвалануы өчен шушы көнгәчә иминият компаниясе түләде, ике көннән ул да өзелә. Нишләп бетәрбез, ул кадәрле акчаны каян алырбыз, мин белмим, – ди Руслан. 

Республикабызның атказанган укытучысы Ольга Гардиханованы туган илгә алып кайту өчен шәхси компания белән әлегә ике миллион сумга килешенгән, ләкин “Аэрофлот” авиакомпаниясендә көймә комга терәлгән. 
– Мин кемнәргә генә хатлар язмадым, бер ишеткән икенче ишеккә типкәләнәм,  бер кайдан да ярдәм юк. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз инде, булышырбыз, диләр дә, шуның белән вәссәләм... Сау-сәламәт чагында әни бөтен кешегә кирәк иде, авыр хәлгә калгач, бөтенләй кирәксезгә калды. Барлыгын да белмиләр... Чарасыздан республика Рәисенә барып карыйм, ярдәм итәрлек бер генә чара да юкмы икән ни? “Аэрофлот” авиакомпаниясенә шалтыратып, броньны тәгаенләгез дигән бер шалтырату да җитә югыйсә, берәр депутат та ярдәм күрсәтми ичмасам, – дип өзгәләнә Руслан Гардиханов. 

Бу гаилә бүген упкын ярында. Хәлләре бик авыр. Үзара бердәмлек булмау бәласе. Республикабыздагы педагоглар саны 77 меңнән артык дип исәпләнә, шуның 32 меңнән артыгы укытучылар. Димәк, остазлар – Ольганың коллегалары бихисап. Һәрберсе коллегасына 100 сум гына хәер чыгарса да, җиңеп булмаслык кайгы түгел лә...

Ярдәм итү өчен Руслан Рамил улының телефон номеры 89063223859  сбербанк (2202 2022 7164 6311) картасына беркетелгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading