16+

Көрәш күп булмый ул...

Кышкы каникуллар тәмамланырга да өлгермәде, атна саен көрәш ярышлары башланды. Уразага кадәр дип ашыгабыз хәзер. Чөнки уразадан соң Россиякүләм ярышлар башлана. Шуңа Татарстан көрәшчеләре җайлашырга мәҗбүр.

Көрәш күп булмый ул...

Кышкы каникуллар тәмамланырга да өлгермәде, атна саен көрәш ярышлары башланды. Уразага кадәр дип ашыгабыз хәзер. Чөнки уразадан соң Россиякүләм ярышлар башлана. Шуңа Татарстан көрәшчеләре җайлашырга мәҗбүр.

 Казанда 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге тәмамланды. “Олимпиец” спорткомплексында узган бәйгегә чыккан егетләрнең күпчелеге таныш безгә. Алар инде ничә ел – 13-14 яшьлек чакларыннан республика ярышларында катнашалар бит. Кайберәүләре инде өлкәннәр арасында да сынап карады үзләрен. Сүз уңаеннан, узган атнада Алабугадагы Татарстан чемпионаты вакытында Фәрит Шәйхетдинов өлкәнрәкләр арасында да республика беренчелеген кабат үткәрә башларга дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, яшьләргә әле өлкәнрәкләр арасына кереп китәргә авырга туры килә, шунлыктан нәкъ менә шул яшьтә көрәштән китүчеләр шактый күбәя икән. Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин әлеге фикер белән килеште, спортның башка төрләрендә дә мондый тәҗрибәнең булуын искәртте.

«Олимпиец»тагы ярышларның төп ачышы, әлбәттә, Баулы командасы булды. Моннан берничә ел элек кенә чыгышы белән шушы районнан булган Вил Усмановның туган ягында көрәшне ничек тә кузгатасы иде дигән ният белән җирле җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне кузгата. Илмир Сабиров, Илдар Фатыйхов кебек егетләрне тренерлык эшенә тарталар. Юк, бөтен Баулы көрәшми әлегә. Көрәш үзәкләрне дә берничә генә – Баулыда, Кызылъяр авылында гына. Күптән түгел бик тә зур авыл саналган Исергәптә дә әнә тренер эшли башлаган икән. Илмир Сабиров, Илдар Фатыйхов шәкертләре берничә ел инде призерлар арасына кергәләштерде. Ә бу юлы исә аларның ике чемпионы, ике призеры бар. Һәм командалар беренчелегендә – өченче урын! Молодцы, егетләр! 90 килодагы һәм авыр үлчәүдәге Илдар Низамов белән Рамазан Мөхәммәтгәрәевларына гомумән тиңнәр табылмады, ут егетләр!

“Зилант” һәм Чаллы командалары арасындагы каршылык бу юлы да үзенә күрә бәйгенең бизәге иде. Чаллылар, гадәттәгечә, яшьләр ярышына өлкән, олпат батырларын да алып килгән. Бер-ике үлчәүдә генә егетләр бераз сынатты. Финаллардагы җиңүләрне дә нәкъ Чаллы командасы ачып җибәрде. Яшь булуына карамастан, инде шактый танылган, хаҗ сәфәрләрендә булып кайткан Рамазан Мөхәммәтов (исем-фамилиясе дә нинди хикмәтле бит!) ачып җибәрде. Шуннан соңгы финалларда “Зилант” егетләре үзләрен күрсәтә башлады. Янә шул ук хәл: бу егетләрне инде көрәш җәмәгатьчелеге яхшы белә. 60 кг.да финалдагы егетләрнең икесе дә “Зилант”ныкылар – Ислам Рәхимов һәм Әнгам Мөхетдинов. Бүгенге тренерлары Илмир Төхвәтуллин берсе янына да утырмыйча, секундант вазифаларын беренче тренерлары – Биектау һәм Арча вәкилләре башкарды. Иң истә калган көрәш булды бу. Ислам зур аерма белән алга чыкты башта, аннан Әнгам аны куып тотты гына түгел, хәтта узып та китте. 6:6 булды исәп (өстенлек Әнгам ягында иде), очрашу тәмамланырга берничә генә секунд калгач, Ислам җиңү яулады.

65тә дә “Зилант” егете җиңеп чыкты – Ислам Юсупов. Әле узган атнада гына абыйсы Ильяс Юсупов Татарстан чемпионы булып танылса, бер атнадан энекәше дә чемпион булды. Балтач районы Чепья авылы егетләре болар. Әтиләре Нияз, әлбәттә, шат иде.

70 килода чемпион калган Азнакай егете, Айрат Миннегалиев шәкерте Аслан Закиров та өметле көрәшчеләрдән. Шулай ук көрәшне яратучы гаиләдән. Абыйсы Ислам Алабугада үз авырлыгында икенче калган иде. Аслан да өченче тапкыр Татарстан чемпионы булды. Гомумән, бу гаиләдә дүрт туган, өчесе ныклап көрәшә икән. Әтиләре Илфак та көрәш буенча тренер. Молодцы, егетләр!

Иң тиз финал 75 килода үтте. Инзиль Ильясовка Михаил Соболевны чистага салу өчен берничә секунд вакыт кирәк булды. Инзиль Яшел Үзән өчен көрәшә. Фирдүс Зәйнуллинның иң көчле шәкертләренең берседер ул. Гомумән, Фирдүс егетләре (Яшел Үзән) бу бәйгедә үзләрен бик яхшы яктан күрсәтеп, призлы урыннарга шактый эләктеләр. Составлары да тулы булса, командалар беренчелегендә югарырак урынга күтәрелә алган булырлар иде.

Балтач егете Аяз Хәйретдинов та финалдагы көндәшен чистага салды. Аяз өчен җан атарга бу юлы да әтисе – Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов килгән иде. Үз яшьлекләре арасында Аяз “Сабантуй”, “Ялкын” журналлары, “Татарстан яшьләре” газетасы призларын откан иде. Инде ул да яшьләр арасыннан чыгып килә, февральдә 18ен тутыра. Берничә елдан Аязны өлкәннәр арасында да күрә башларбыз дигән ышаныч бар. Хәйретдиновларның җиңүләрен тиздән уллары да дәвам итәр дип өметләнеп калабыз.

85 килода чемпион калган Чаллы егете Илдус Мәрданов та берничә тапкыр тамашачыларның кайнар алкышларына ия булды бу көнне. Финалда ул үзеннән бер яшькә кечерәк Казан егете Рифнур Нәҗмиевны җиңүгә иреште. Югарыдагы үлчәүләрдә, алда әйтелгәнчә, Баулы егетләренә тиңнәр табылмады.

...Нәрсә генә дисәгез дә, яшьләрнең көрәшүеннән ләззәт аласың. Ихлас көрәш монда. Эленке-салынкы йөрүләр юк, пышылдашулар юк. Егетләр әзерлекле. Бик әзерлекле! Мондый көрәшчеләрне тәрбияләгән, шушы ярышларга алып килгән тренерларына да бик зур рәхмәт һәм хөрмәт. Иң мөһиме, көрәштән китмәсеннәр, читләшмәсеннәр иде. Ярышлар да кирәк. Алга таба бу егетләрнең каршылыгын 19-20 яшьлекләр арасындагы бәйгеләрдә дә күрәсе килә. Хәлил Хәмитович әйтмешли, көрәш күп булмый ул...

Җиңүчеләр исемлеге:
55 кг.:
1) Рамазан Мөхәммәтов (Чаллы)
2) Ислам Ганиев (Баулы)
3) Тимерхан Әхмәтов (Зилант), Ринас Гозәеров (Әлмәт)

60 кг.:
1) Ислам Рәхимов (Зилант)
2) Әнгам Мөхетдинов (Зилант)
3) Кәрим Габделхаев (Яшел Үзән), Айрат Гайнетдинов (Идел буе районы)

65 кг.:
1) Ислам Юсупов (Зилант)
2) Рүзәл Мугинов (Чаллы)
3) Айрат Кашапов (Чаллы), Самат Габдрахманов (Чаллы)

70 кг.:
1) Аслан Закиров (Азнакай)
2) Аяз Юсупов (Балтач)
3) Марат Нуриев (Зилант), Раил Гыйльметдинов (Саба)

75 кг.:
1) Инзиль Ильясов (Яшел Үзән)
2) Михаил Соболев (Әлмәт)
3) Илфат Хәлимов (Баулы), Риналь Кадыйров (Яшел Үзән)

80 кг.:
1) Аяз Хәйретдинов (Балтач)
2) Булат Әхмәдуллин (Саба)
3) Илназ Зарипов (Яңа Савин), Инсаф Ибәтуллин (Теләче)

85 кг.:
1) Илдус Мәрданов (Чаллы)
2) Рифнур Нәҗмиев (Яңа Савин)
3) Евгений Антошкин (Әлмәт), Раил Гәрәев (Яңа Савин)

90 кг.:
1) Илдар Низамов (Баулы)
2) Әмир Ганиев (Яңа Савин)
3) Илсаф Юсупов (Арча), Алмаз Гарифуллин (Буа)

110 кг.:
1) Рамазан Мөхәммәтгәрәев (Баулы)
2) Артур Галимзянов (Биектау)
3) Әмир Юсупов (Балтач), Әмир Хафизов (Зилант)

Командалар беренчелеге:
1. Зилант
2. Чаллы (Комсомол)
3. Баулы
4. Балтач
5. Әлмәт
6. Яңа Савин
7. Саба
8. Арча
9. Теләче
10. Азнакай
11. Кукмара
12. Актаныш
13. Мамадыш
14. Балык Бистәсе
15. Идел буе
16. Тукай
17. Буа
18. Ютазы
19. Минзәлә
20. Зәй
21. Яшел Үзән
22. Биектау
23. Питрәч
24. Апас
25. Чүпрәле
26. Чаллы (Автозавод)
27. Әтнә
28. Совет 
29. Кайбыч
30. Чистай
31. Яңа Савин-2
32. Нурлат
33. Әлки
34. Түбән Кама
35. Балтач-2
36. Арча-2
37. Лаеш
38. Мамадыш-2
39. Актаныш-2
40. Буа-2
41. Әлки-2
42. Саба-2
43. Сарман

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading