16+

«Татар кызы. Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр?

Казанда «Татар кызы. Татар егете» бәйгесе узды

«Татар кызы. Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр?

Казанда «Татар кызы. Татар егете» бәйгесе узды

Казанның Ленин мәдәният йортында «Татар кызы. Татар егете» шәһәр бәйгесе узды. Мәктәп укучылары арасында оештырыла торган әлеге бәйге яшьләрдә туган телләренә, милләтенә карата ихтирам тәрбияли.

«Татар кызы» бәйгесе 1999 елда башланып китә. 2006 елда беренче тапкыр егетләрне дә сыный башлыйлар – «Татар егете» бәйгесе булдырыла. 2014 елдан әлеге ике чараны берләшеп үткәрә башлыйлар. Һәм бу юкка түгел – асыл татар кызлары янында батыр йөрәкле татар егетләре булырга тиеш бит.

Быелгы бәйге 1 октябрьдән үк башланды. Укучылар башта үз мәктәпләрендә сынау уза, соңыннан ярышлар район эчендә үтә. Иң яхшы дип табылган «алтын бөртекләр» генә Казанның җиде районы исеменнән финалга чыга. Быел беренче тапкыр җиде пар урынына финалда сигез пар катнашты. Бәйгенең быелгысы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Хидиятов сүзләренчә, бәйгенең төп максаты – яшьләргә милли тәрбия бирү.

– Бу матурлык бәйгесе түгел, шуңа тышкы кыяфәткә карамыйбыз. Беренче чиратта без балаларның татар телен, татар тарихын һәм милли гореф-гадәтләрне белү дәрәҗәсен тикшерәбез. Әлбәттә, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, җыр-моңга сәләт тә мөһим роль уйный. Бәйге Казан укучылары арасында гына уза. Шуңа да карамастан, аның ярәмендә бөтен ил буенча татар мохитен саклап калуга корылган башка бәйгеләр калкып чыкты, – ди Илнар Хидиятов.

Ярыш барышын, ирексездән, халыкара «Татар кызы» бәйгесе белән чагыштырып утырдым. Әлеге бәйгедә мәктәпне тәмамлаган кызлар катнаша. Дөрес, оештыру ягы, масштаблылык, күпме акча сарыф итүне карасак, бу ике бәйге – җир белән күк арасы. Шулай да мәктәп укучылары ярышында бер өстенлек бар – биредә һәр катнашучыга үз сәләт-осталыгын күрсәтү мөмкинлеге бирелә.

Бәйгенең беренче өлешендә егет-кызлар үзләре белән таныштырды. Яшьләр сәхнәдә, милли киемнәрдән чыгып, татар кызы белән татар егетенең асылы турында сөйләде. Хәзерге яшьләр белән элеккеге яшьләрне чагыштыручылар да булды. Миллилеккә заман сулышы өстәп, алар башкалардан аерылып та торды әле. Идел буе районының 16нчы гимназиясе укучылары Айнур Хөснетдинов белән Әдилә Исмәгыйлева чыгышларында татар теле, татар милләте бетү проблемасын күтәреп чыктылар. Татар кызы Әдилә «Заман» дигән җырга Сөембикә-ханбикә белән «Татар теле нигә кирәк, ул сиңа нәрсә бирә?» дип күңелне кимереп торучы «алдын»гы яшьләр арасында тартышты. Яшьләрнең «Дилбегә бит безнең кулда!» дигән сүзләре күңелне кузгатты. Әйе шул, татар халкының киләчәк тормышы нәкъ менә шушы алдынгы яшьләр кулында.

Бәйгенең икенче өлешендә укучылар танылган татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләреннән өзек сәхнәләштерергә тиеш иде. Вахитов районының 27нче гимназиясе укучылары Салават Әбделманов белән Ләйсән Фатыйхова, Роберт Миңнуллинның әнисе турында истәлекләрен яңартып, тамашачыларның күзләрен яшьләндерде. Сәхнәдә шулай ук Гаяз Исхакыйның «Зөләйха», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы», Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәрләреннән өзек күрсәтелде. Шунысы мөһим: әсәрләрне балалар жирәбә сикертеп сайлаган. Монда инде бәхетеңне үгез сөзмәве – сәхнә өчен уңайлы әсәр эләгүе дә мөһим. Авиатөзелеш районының 5нче гимназиясе укучысы Рифат Нотфуллин белән 33нче мәктәп укучысы Зәринә Исмәгыйлева өчен иң кыен ярыш булгандыр бу. Алар Рабит Батулланың «Юл буенда зәңгәр чәчәк» әсәрен сәхнәләштерде.
– Бу әсәрне башкача күрсәтеп тә булмый иде. Кыен булса да, алар төп фикерне – экология проблемасын күтәреп чыктылар, – дип кызганып та куйды аларны жюри әгъзасы – «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Соңыннан егетләр белән кызлар татар халык биюләрен башкарып күрсәтте, үзләре әзерләгән милли ризыклар тәкъдим итте. Соңгы турны ничек уздыру хакында оештыручылар озак уйлаган икән.
– Бер елны без нәкъ менә ризыкларны бәяләгән идек. Жюри әгъзалары, аларны кабып карап, үз фикерен әйтте. Бу юлы без ризыкны тәкъдим итү ягына басым ясадык, – ди бәйгене оештыручы Казан шәһәре мәгариф идарәсе милли мәгариф буенча әйдәп баручы белгече Рәйхана Баһавиева.
Алдагы елларда интеллектуаль турлар да булган. Аны төп ярыштан аерым уздырганнар. Быел яшьләрне зирәклектә сынап тормаганнар, ләкин киләсе елга әлеге турны кабат кертергә уйлый оештыручылар.
«Татар кызы» исеменә Киров районының 4нче гимназиясе укучысы Мәдинә Латыйпова ия булды. Мәскәү районының 2нче лицей-интернаты укучысы Ислам Миргаязов «Татар егете» титулына ия булды. Киләсе елга әлеге бәйге инде телевизион форматта булачак. Аның ничек баруын сез дә телевизор экраннары аша карый алачаксыз.

Сүз уңаеннан, финалга чыккан яшьләргә без дә бүләк әзерләдек. «Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова егетләргә – «Шәһри Казан» газетасына, кызларга «Сөембикә» журналына яртыеллык подписка бүләк итте.

Казан мәгариф идарәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading