Без, без, без идек, без нәкъ унбер кыз идек... Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үз районнарында узган конкурсларда җиңеп чыккан 11 гүзәл зат «Татар кызы-2018» республика бәйгесендә көч сынашып, әлеге титулга иң лаеклы кызны сайладылар. Сайлап алу турының җиңүчесе – Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова.
Ул октябрь аенда Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак. Ничәнче гасырда гына яшәмик ,татар кызы дигәндә иң элек тыйнак, сабыр, мөлаем, зирәк, акыллы, уңган туташ күз алдына килә. Булачак патшаларны да, шагыйрьләрне дә ана тәрбияли, милләткә телне, әдәп-тәрбияне, мәдәният һәм мәгърифәтне, йола-гадәтләрне хатын-кыз тапшыра. Юкка гына хатын-кызы нинди – милләт шундый димиләр, хатын-кызга карап, милләткә бәя бирәләр. Телебез бетә, милләтебез югала дип бәргәләнгән көннәргә туры килгәнгәме, филармония сәхнәсенә чыккан һәр кыз күңелдә горурлык хисен тудырды. «Татар кызы» ул – матурлык бәйгесе булудан бигрәк, милләтебезнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган, телне, тарихны, гореф-гадәтләрне белгән иң гүзәл затларны данлаучы бәйге. Жюри да тышкы кыяфәт, буй-сыннан бигрәк, беренче чиратта, татар телендә аралашу күнекмәләренә, үз-үзен тотышына, халкыбыз тарихын һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсенә игътибар итте. Бу көнне залда да, сәхнәдә дә аралашу гел татарча булды дияр идем, Камал театры артистлары гына нигәдер татар кызларына, милли бәйге карарга килгән тамашачыга итальян телендә җыр башкардылар.
«Ул йөреш, ул хәрәкәтләр, елмаюлар. Булдырдыгыз!»
«Татар кызы» конкурсы финалына һәрбер туташ бик җентекләп әзерләнгән. Кызларның һәркайсы үзенең иң матур сыйфатларын күрсәтергә, үзенчәлекле якларын чагылдырырга, тамашачыларның һәм жюриның күңелен яуларга омтылды.
– Бүген кызлар безгә бик матур мизгелләр бүләк иттеләр. Барыгыз да булдырдыгыз. Барыгыз да җиңүгә лаеклы. Сез үз районнарыгызның иң-иңнәре! Сез барыгыз да үзегезне матур яктан гына күрсәтә алдыгыз. Ул йөреш, ул хәрәкәтләр, елмаюлар. Булдырдыгыз! – диде жюри әгъзасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Фердинанд Салахов исә бераз тәнкыйтькә дә урын калдырды.
– Бөтенесе дә бик матур. Афәрин! Шулай да мине бер генә әйбер борчыды. Катнашучылар арасында татар теле укытучылары да, балалар белән эшләүчеләр дә бар. Инде ярый, Кама Тамагыннан килгән кыз шулай сөйләсен дә ди, әмма Арча кызларына «хәм», «шәхәр» дип сөйләшү килешми. Бу мине бик борчый. Дөрес, кызлар зур тырышлык куйган, бик күп эш башкарылган. Монда кыюлык та кирәк, матурлык та, миллилек тә, халкыңны ярату да. Боларның барысын да булдырырга тырышкан кызлар. Әмма милләтнең нигезендә тел ятуын онытмыйк. Телдән хәрефләр югалмасын иде, – диде җырчы.
– Быелгы бәйге узганына караганда күпкә, хәтта ике башка өстен дип әйтергә кирәк. Сәхнәдә басып торган кызларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тәбриклим. Бу сәхнәдә җиңелүчеләр юк, алар барысы да җиңүче. Безнең өчен иң мөһиме: барысы да татарча камил сөйләшә. Хәтта араларында дикторлар бәйгесендә отарлыклары бар. Бәйгенең төп максаты да, туган телебезне камил белгән кызларны мөнбәргә менгереп, халкыбызга хас булган иң асыл сыйфатларны башкаларга да җиткерү. «Татар кызы» бәйгесе Сабан туйларыбыз дәрәҗәсендә халкыбызны берләштереп, җыеп, татар халкының гореф-гадәтләрен, асыл сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бәйге булсын иде, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, бәйгегә нәтижә ясап.
Татарстан гүзәле Гүзәл
Әйткәнемчә, кызларның һәркайсы сокланырлык иде. Шулай да Балтач кызы Гүзәл Габдрахманованы 11 кыз арасыннан аерылып торды дисәм, каршылар булмас. Миңа калса, җюри әгъзалары арасында да каршылыклы фикерләр булмагандыр. Иң беренче таныштыру бәйгесеннән үк Гүзәл тамашачыларның күңелен яулап алды. «Татар кызлары салкын айдагы Зөһрә кыз гына булып калмасыннар иде», – диде ул, үзе белән таныштырганда. Үзенчәлекле чагыштыру иде бу!
Гүзәлнең үзенә әле 22 яшь кенә булса да, ул инде күп нәрсәгә өлгергән.
Архангельск шәһәрендә «XXI гасыр урман кисүчесе» халыкара чемпионаты кысаларында уздырылган «Урман патшабикәсе» бәйгесендә өченче урын алып, «II урман гүзәле» титулына да ия булган. Баскетбол буенча Татарстан чемпионы. Әле алай гына да түгел, трактор йөртүчеләр арасында да аңа тиңнәр юк. Бүгенге көндә «Татар» агрохимия үзәгендә хисапчы булып эшли.
– Спорт белән кечкенәдән шөгыльләнгәнгәме, Гүзәл һәрвакыт беренче булырга омтыла. Үзем дә әйтәм инде, син ярышта катнашасың икән, беренчелекне бирмәскә тиешсең дим. Үскән вакытта Фәнил кызы Гүзәл, диләр иде, бүген Гүзәлнең әтисе Фәнил, диләр. Мин моңа бик шат, – ди Фәнил Габдрахманов.
Ул үзе Балтач районының Сосна авылында физкультура дәресе укыта.
– Бик күп ярышларда катнашсаң да, бераз каушадың, – дим Гүзәлгә.
– Каушадым шул. Җаваплылык бик зур. Район, әти-әнием алдында зур җаваплылык тойдым. Алар миңа ышандылар, ышанычларын аклыйсым килде, – ди җиңүче кыз.
Хәер, Гүзәлнең бераз гына каушавы да аңа үзгә бер серлелек, мөлаемлык өстәде бугай. Оятлы йөздә иман бар, диләрме әле. Гүзәлне алда яңа сынаулар көтә. Уңышлар телик аңа.
«Татар кызы-2018» республика финалына чыккан кызлар
«Иң уңган кыз» – Алсу Гарипова (Арча)
«Иң зирәк кыз» – Алинә Фәйзуллина (Саба)
«Иң нурлы йөзле кыз» – Альбина Фәтхриева (Саба)
«Иң иҗади кыз» – Гөлүсә Зыятдинова (Кама Тамагы)
«Иң ихлас кыз» – Илзирә Шәрифуллина (Теләче)
«Иң җитез кыз» – Гүзәл Шакирҗанова (Саба)
«Иң илһамлы кыз» – Илсинә Тимерова (Актаныш)
«Халык гүзәле» – Зөһрә Шәрәфетдинова (Апас)
«Иң акыллы кыз» – Гүзәл Габдрахманова (Балтач)
«Иң тырыш кыз» – Гөлйөзем Шәйдуллина (Лаеш)
«Иң мөлаем кыз» – Фәнзилә Җәмилова (Чаллы)
Зөлфия Хәлиуллина
Комментарийлар