Мин дә үземне картайтып сурәтләгән фотоны һәм шуңа бәйле пост куйдым. 100дән артык комментарий булды. Кемгә генә охшатып бетермәделәр анда мине: Олег Табаков та, Билл Мюррей да калмады. Аккаунтыны “Татар Малай”дан “Татар Бабай”га үзгәртү тәкъдимнәре дә яңгырады. Дөрес җаваплар да бик күп. Чыннан да, мин әткәйнең әнисенә – әнкәйгә (әбине шулай атыйбыз без) охшаган. Башлап җибәрдеңме, сиңа карап башкалар да куя башлый, әйткәнемчә, вируслы челлендж ул. Күп кеше үзенең олыгайган чорда нинди булуын күрәсе килә икән.
Мин үзем, гомумән, барысында да катнашырга тырышам. Кызык һәм мәгънәле булса. Шундый тренд та булып алды: син башта ямьсез, аннан кулыңны каплап аласың да, бөтенләй башка кыяфәттә килеп чыгасың. Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллинга, Фирдүс Тямаевка, Элвин Грейга да җибәреп караган идем, Ришат кына кушылды аңа. Ул шул уңайдан бик шәп видео яздырды. Ягъни теге яки бу челленджга кушылу-кушылмау кешесеннән дә тора.
Челенджлар – ул әле хайп вакыты. Димәк, популярлыгыңны арттыру мөмкинлеге дә. Менә “Малай на белом барсе”га күпләр кушылды. Куйган вакытта иң актив хештегларны куллану сорала, хәтта куясың килмәсә дә. Чөнки бу вакытта нәкъ менә шул хештег популяр була. Шуның бәрабәренә комментарийлар да, лайклар да җыя аласың. 100 генә язылучың булса да, кызык челленджларда катнашу сиңа меңләгән язылучы, комментарий, карау китерә ала. Андый мисаллар бик күп.
Кыскасы, челленджларда, трендларда, флешмобларда катнашыгыз, актив булыгыз! Темада буласың килсәң, тормыштан артта калмагыз!
P.s.: “Шәһри Казан”да да “Блогер сүзе” сәхифәсендә катнашуыма бик шатмын, алга таба да бергә булыйк!
Комментарийлар