16+

«Китеп бардың җыр калдырып илгә...»

Бүген татар җәмәгатьчелеге ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбив белән хушлашты. Аны М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортыннан соңгы юлга озатырга күренекле җырчылар, артистлар, тамашачысы җыелды. Күбесе Рафаэль әфәнде белән бергә эшләгән, укыган, чыгыш ясаган, дистә еллар дәвамында дуслашып, аралашып яшәгән.

«Китеп бардың җыр калдырып илгә...»

Бүген татар җәмәгатьчелеге ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбив белән хушлашты. Аны М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортыннан соңгы юлга озатырга күренекле җырчылар, артистлар, тамашачысы җыелды. Күбесе Рафаэль әфәнде белән бергә эшләгән, укыган, чыгыш ясаган, дистә еллар дәвамында дуслашып, аралашып яшәгән.

Татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашты
ТАССРның халык артистын М.Сәлим­җанов исемендәге Актерлар йортыннан соңгы юлга озатырга күренекле җырчылар, артистлар һәм тамашачысы җыелды. Күбесе Рафаэль әфәнде белән бергә эшләгән, укыган, чыгыш ясаган, дистә еллар дәвамында дуслашып, аралашып яшәгән.

Җ әмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин – шундыйларның берсе.

– Рафаэль Сәхәбиев – яраткан җырчым. Соңгы 20 елда якын дусларымның берсе иде. Кыска гына әйткәндә, мин бу хушлашуга бик әрнеп киләм. Аның китүенә түгел, ә озатуны оештыруга да әрним. Опера һәм балет театрының милли ветеранын, атаклы халык артистын М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан озатырга «шабашниклар» рөхсәт итми. Менә бу хурлык­тан әрнеп киләм. Шуңа да башка әйтер сүзем юк. Хурлык, оят, – диде ул.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтов сүзләренчә, мәрхүм опера җырчысы булуга карамастан, татар театрын бик яраткан һәм һәрбер премье­раны калдырмыйча, тамаша кылган.

– Актерлар йортында Рабит абый Батулла «Шаяннар һәм тапкырлар» мәҗлесе үткәрә иде. Ул бик гөрләп барды. Рафаэль Сәхәбиев та анда бик актив катнашты. Үзебезнең грузинча җырлый торган хорыбыз бар иде. Без театр­дан костюмнар алып чыгышлар ясый идек. Аралашучан кеше иде, – ди Әсхәт Хисмәтов.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов та Рафаэль әфәнденең үзенчәлекле җырчы икәнен, дуслар булуын билгеләп узды.
– Без аның белән бер тирәдә укыдык. Рафаэльдән өч яшькә олырак булсам да, ул зуррак курста белем алды. Дуслар идек. Аны кабатлаган кешеләр дә юк, кабатлый да алмыйлар. Искиткеч вокалга ия булган зур сәнгатькяр иде, – ди җырчы.

Сәхнә ветераннары моннан 20-30 ел элек популяр булып, татар халкына хезмәт иткән, әмма хәзер сәхнәдән ераклашкан җырчыларны, артистларны җитәкчеләр онытмасын, аларга игътибар күбрәк булсын иде дигән теләкләрен дә җиткерде.
Хушлашу чарасына килүчеләрнең Рафаэль Сәхәбиев белән чын-чынлап дус булулары, әлеге югалтуны авыр кичерүләре йөзләренә чыккан иде. Кайбер мәрәсимнәргә, кешедән яхшы түгел яисә барырга инде, бармыйча ярамый, дип кенә дә килүчеләр була. Ә бирегә бары иң якыннар, иң хөрмәт иткәннәр җыелган дигән тойгы калды. Әмма шундый урында да селфи төшеп, интернетка куяр өчен видеолар ясап утыручылар күңелдә төер калдырды. Югыйсә, бирегә җыелучыларның 90 проценты сәнгать кешеләре иде бит.

...Язучы Марсель Галиевның да күзләрендә яшь тамчылары күренде. Ул мәрхүм җырчының бик тә юмор хисле булуын, тышкы кыяфәт ягыннан да чибәр һәм зыялы, затлы кеше икәнен билгеләп үтте.
– Язучылар берлегендә үткәрелә торган чараларга без аны көтеп ала идек. Ул чорда, беләсез инде, цензура көчле булды. Ә юмор, анекдотларга ул кагылмады. Рафаэльнең юмор хисе искиткеч иде. Ул чит илләргә гастрольләргә йөргәч, аның һәрвакыт сөйләргә яңа анекдотлары булды. Сәхнәдә дә режиссерга гына таянмыйча, һәрвакыт үзеннән ниндидер детальләр өсти иде. Мактанып, үзен күрсәтеп йөрмәде. Рафаэль бик гади, шул ук вакытта үзенчәлекле булды. Аның тавышы үзенчәлекле. Андый «каймаклы» йомшак тавыш бик сирәк була. Күңелгә тими торган тавыш. Эстрада концертларына Рафаэль бик йөрмәде, әмма яшьлегендә, үзен рекламаласа, бик популяр булыр иде, – дип искә ала 30  еллап халык артисты белән дус булган Марсель ага Галиев.
Җырчыны соңгы юлга озатырга Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе җитәкчелеге, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, җырчының якташлары да килгән.

– Рафаэль Сәхәбиев чыгышлары радио һәм телевидение аша еш трансляцияләнде. Аның меңләгән тыңлаучысы бар иде. Җырларына тирәнлек, эчке зәвык, тугры яңгыраш хас булды. Күренекле җырчы, талантлы артист Рафаэль Сәхәбиев турындагы якты истәлек мәңге сакланыр, – дип бәяләде мәрхүмнең иҗатын Ирада Әюпова.

Язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Рафаэль аганың якташы Разил Вәлиев мәрхүмгә багышлап шигырь иҗат иткән. Мәрәсим вакытында ул шул шигырьне укыды.
– Бүген безнең халкыбыз зур югалту кичерә дисәм, аз булыр. Мин Рафаэль белән өч-дүрт яшьтән бергә тәгәрәп, уйнап үскән кеше. Без авылдашлар, якташлар. Аралашып яшәдек, иҗатта да, тормышта да бергә булдык. Сез Рафаэль Сәхәбиевның талантлы җырчы булуын барыгыз да белә. Ә мин аны кеше буларак яхшы беләм. Ул шулкадәр ихлас күңелле, чиста күңелле кеше иде. Мин андый чиста күңелле кешеләрнең дөньяда тагын күпме булуын белмим. Ул хәтта үзе яратмаган, күрә алмаган кешеләр хакында да яман сүз сөйләмәде, – диде.
Соңгы тапкыр алар моннан өч көн элек хас­таханәдә очрашкан.
– Рафаэль, мине таныйсыңмы, дигәч, исемемне әйтеп бетерә алмады һәм инде менә арабыздан да китеп барды, – дип тә искә алды Разил Вәлиев.

Разил әфәнде якташының бик пөхтә кеше булуын, урманга ял итәргә барганда да, балыкка барсалар да, иң затлы, иң матур киемнәрен киеп баруын искә алды. «Артист кеше өчен бөтен дөнья – сәхнә ул, мин урамга чыкканда да сәхнәгә чыккан кебек чыгам, дия иде, мәрхүм», – диде ул Рафаэль Сәхәбиев турында.

Син сәхнәгә чыгып җыр башласаң,
Китә иде дөньям яктырып.
Каян килгән сиңа бу якты моң?
Каян килгән мондый затлылык?
Синең белән күпме юллар кичтек,
Учак ягып, таңнар аттырдык.
Җырың белән илләр яуладың син,
Каян килгән мондый батырлык,
Илаһилык, рухи матурлык?
Китеп бардың җыр калдырып илгә
Җир уллары отып ятларлык.
Мин — татар дип, оран салмасаң да,
Ташып торды синдә татарлык.
Дуслар өчен җаның фида иде,
Ихлас иде һәрчак күңелең.
Шатлык чәчеп җирдә яшәдең дә,
Кайгы булып бүген түгелдең...

Зилә Сөнгатуллина да бу хәлнең булуына ышанасы килмәвен белдерде. Алар 40 елга якын бергә чыгыш ясаган.
– Рафаэль Сәхәбиев – алыштыргысыз җыр­чы. Ул халыкның зәвыгын тәрбияләде. Шундый зәвыклы буыннар китүенә йөрәк әрни. Патриотик җырларны аның кебек башкаручы бармы икән? «Ватаным» дигән җыры гына ни тора! – диде ул.
Җырчы белән хушлашырга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан бик күп артистлар килгән. Шул исәптән театр җитәкчелеге дә. Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров артистның нинди кеше булуын, нинди җырчы икәнен аның белән хушлашырга килгәннәргә карап белеп була дигән фикерен җиткерде.
– Ул һәрвакыт, һәрчак безнең белән сөйләшеп, көлешеп яшәде. Җырчылар бар, ләкин алар артист түгел. Аның бөтен кыйммәте артист булып, рольне эшли белү, рольнең алымын табу һәм тамашачыга җиткерү. Тормышта шундый кешеләр була: кайберләре белән очрашкач, читкәрәк китәсең. Аның белән очраштыңмы, күрешәсе, сөйләшәсе килә. Ул җырчы буларак зәвыклы иде. Зәвык нәрсә ул? Бу – язган көйнең, шигырьнең мәгънәсен тамашачыга ачып бирү. Бу һәрбер җырчыга хас түгел, – диде театр артисты, дусты белән хушлашып.
Рафаэль Сәхәбиевны Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләделәр.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading