16+

«Татар радиосы» Казан халкына бәйрәм бүләк итте

«Зур концерт»та күп кенә танылган татар эстрадасы артистлары катнаштылар. Аны «Татар радиосы» диджейлары, танылган алып баручылар дуэты Айваз Садыров һәм Гөлназ Сәфәрова ачып җибәрделәр. Иркә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган җырчылар чыгыш ясадылар. Һәр артист үзенең иң популяр, халык яратып тыңлаган җырларын бүләк итте. Кунаклар да, җырчыларны җылы каршы алып, аларга кушылып җырладылар.

Казанлылар «Татар радиосы»ның махсус әзерләнгән уен-ярышларда да катнашты. Аларга партнерлар һәм спонсорлар әзерләгән шәп бүләкләр тапшырылды: «Кукмара» металл савыт-саба заводыннан кәстрүлләр, «BBQ» (БиБиКью) бургердан комбонаборга сертификатлар, «Летай» мобиль операторыннан сертификатлар, «Глобус» кибетләр челтәреннән сертификат һәм сувенирлар, «Росбанк»тан брендланган термокружка, «Сады» хәләл кафесыннан сертификатлар. Иң кыйммәтле һәм оригиналь призларның берсе – «Бәкер» шифаханәсе ярдәме белән уйнатылды. Җиңүчегә «Бәкер» шифаханәсенә юллама тапшырылды.

23 август Горки-Әмәт урман-паркы кунаклары өчен бу җәйнең иң күңелле кичләренең берсе булып истә калыр. Парк кунаклары сүзләренчә, мондый тамаша шәһәр өчен бик мөһим. «Татар радиосы»ның «Зур концерт»ы Казанда инде икенче тапкыр уза һәм шәһәрнең традицион бәйрәменә әверелә бара. Тамашачылар концерт дәвамында туган җылы энергетика әле озакка җитәчәк диделәр һәм «Татар радиосы»на үз рәхмәтләрен белдерделәр. «Татар радиосы» киләчәктә дә казанлыларны сөендерергә тырышачак дип вәгъдә итте. Мондый ике яклы аралашу нәтиҗәсендә киләчәктә Казанны тагын да зур һәм сыйфатлы тамашалар көтәчәк дип ышанабыз.

Реклама хокукында

Александр Шарагин фотолары/sharagin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading