16+

Татар телен татарлардан яхшырак белүче удмурт егете Анатолий Макаров: «Бездә ясалмалылык юк, бер-беребезне ихластан хөрмәт итәбез»

Анатолий үзенең удмурт милләтеннән булуын әйтмәсә, мин аны чеп-чи татар дип уйлаган булыр идем. Сөйләшкәндә, бер генә дә рус сүзен кыстырмый, татар әдәби телендә йомшак кына матур итеп сөйләшә. Гитарага кушылып, шактый гына татар җырларын да җырлап күрсәтте ул.

Татар телен татарлардан яхшырак белүче удмурт егете Анатолий Макаров: «Бездә ясалмалылык юк, бер-беребезне ихластан хөрмәт итәбез»

Анатолий үзенең удмурт милләтеннән булуын әйтмәсә, мин аны чеп-чи татар дип уйлаган булыр идем. Сөйләшкәндә, бер генә дә рус сүзен кыстырмый, татар әдәби телендә йомшак кына матур итеп сөйләшә. Гитарага кушылып, шактый гына татар җырларын да җырлап күрсәтте ул.

Анатолий Макаров Саба районының Иштуган авылында мәктәп директоры булып эшли. Тумышы белән дә шушы авылдан. Казан университетының география факультетын тәмамлап, бер ел армиядә хезмәт итә һәм үз авылында эшкә кала. 2010 елдан бирле ул мәктәп җитәкчесе вазифасын башкара.
– Безнең Иштуган тимер юл разъездында төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яши. Авыл тарихына килгәндә, ул – чагыштырмача яшь авыл. 1947 елда Бөек Ватан сугышы елларыннан соң тимер юл станциясе буенда, Саба һәм Кукмара районнары чигендә барлыкка килә. Сугыштан соң илне күтәрергә кирәк була, агач материаллары күп таләп ителә. Паровозлар өчен утын да биредә әзерләнә. Шул рәвешле агачларны эшкәртә торган завод төзелә. Станциягә исем аннан берничә чакрым гына урнашкан удмурт авылы исеменнән чыгып бирелә. Биредә, эшкә дип, күрше-тирә авыллардан төрле милләт вәкилләре килеп урнаша. Тора-бара авыл оеша, йортлар саны арта. Иштуганда 602 кеше яши, шуның 175е – удмурт милләтеннән, 340ы – татарлар, калганы – башка милләт вәкилләре. Мәктәптә укучы балаларга килгәндә, удмурт һәм татар балалары бертигез санда, – дип сөйли ул безгә.

Анатолийның әтисе белән әнисе дә Кукмара районыннан килгән кешеләр. Макаровлар гаиләсендә ике бала үскән.
– Өйдә удмурт телендә генә сөйләштек, татар телен урамда балалар белән уйнаганда өйрәндек. Әнием татарчаны Иштуганга күченеп килгәнче үк белгән. Ул Кукмарада мех фабрикасында эшләгән. Анда татар кешеләре күп эшләгәч, татарча аралашканнар, телне шуннан өйрәнгән. Ә әти татар телен Иштуганга килгәч өйрәнгән. Мәктәптә дә татар телен яратып укыдык. Укытучыларыма рәхмәт, алар татар теленә карата мәхәббәт уятты. Сеңлем дә татарчаны яхшы белә, ул безнең мәктәптә рус телен укыта. Татар телен белү дигәннән, хәтерлим әле: әти белән Саба базарына бардык. Сеңлемә сәгатьме-беләзекме алырга булдык. Татар әбисе сата иде аны. Аңа татарча эндәштек, ә үзара удмуртча сөйләштек. Ул русчаны бик белмәгәндер инде, шул вакыт әлеге әби, кара әле, ике татар русча сөйләшеп маташа, дип куйды. Поездда барганда да удмурт гаиләсе белән бер купеда барырга туры килде, алар үзара удмуртча минем турында сөйләшеп алганнар иде, – дип елмая ул.

Телне белүнең мөһимлегенә Анатолий армиядә хезмәт иткәндә үк төшенә. Хәрби хезмәттә вакытта ул татар һәм Башкортстаннан килгән удмурт егетләре белән дуслашып китә. Һәркайсысы белән үз телләрендә аралашкач, егетне хөрмәт иткәннәр.
– Мәктәп директоры булгач та, татар телен белү бик нык ярдәм итте. Күп кенә җыелышларда булырга туры килә. Аны русча да, татарча да алып баралар. Мин кайсы телдә алып барылса да аңлыйм. Аннары мәктәпкә татар телендә хатлар да килә. Аларга да җавап язам, – ди яңа танышым.

Анатолийның хатыны – татар кызы. Венера белән ике кыз үстерәләр. Олы кызларына – дүрт яшь, татарча да, удмуртча да, русча да аңлый һәм сөйләшә. Ә кечкенәсе әле бик бәләкәй.
Узган елны Иштуган авылында «Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе»нең җирле бүлекчәсе эшли башлаган. Анатолий Макаров әлеге оешманың җитәкчесе дә булып тора. Районда удмурт милләтеннән булган 225ләп кеше яши. Оешманың бурычы – телне, гореф-гадәтләрне саклап калу. Мәктәптә фольклор түгәрәге оешкан. Ансамбльгә удмурт балалары гына түгел, татар, рус балалары да теләп йөри икән. Биредә алар бер-берләренең культуралары, гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныша. Түгәрәк күптән түгел генә оешкан булса да, республикакүләм конкурсларда катнашып, грамота-дипломнарга да лаек булган.
– Бездә тел саклана дип шикләнмичә әйтергә була. Балалар мәктәптә үзара удмуртча һәм татарча аралаша. Удмурт балалары барысы да диярлек татарча белә, татар балалары удмуртчаны азмы-күпме аңлый. Минем тел, синең тел яки минем дин, синең дин дип бүлеп кую юк бездә. Үзара дус-тату яшибез, – ди Анатолий.
Иштуганда ветераннарның «Тюрагай» удмурт фольклор ансамбле дә эшләп килә. «Тюрагай» ансамбле берничә атна элек кенә 20 еллыгын билгеләп узган.
Әңгәмә барышында Анатолий авылдагы кайбер татар кешеләренең удмуртча яхшы белүләре турында да әйтеп узган иде. Сөйләшүебез тәмамланып китәргә дип торганда, Анатолийның элеккеге күршесе Мансур абый килеп чыкты.
– Мансур абый Миннебаевны мин кечкенәрәк вакытта удмурт кешесе дип уйлый идем, чөнки ул безнең телне бик яхшы белә, – дип, мине Мансур абый белән таныштырды.

– Нишләп белмәскә, удмуртлар белән күрше булып яшибез бит, – дип киң итеп елмаеп җибәрде Мансур абый.
Тумышы белән ул Шәмәрдәннән. 1964 елларда гаиләләре белән Иштуганга күчеп килгәннәр, әтиләре тимер юлында эшләгән.

– Әти удмурт телен бу авылга килгәнче үк белә иде. Ул тумышы белән Явлаштаудан, кечкенә чагында күрше Кукмара районының Балды-Кня авылында көтү көткән. Балды-Кня – удмурт авылы. Шунда удмурт телен өйрәнгән. Әни удмуртча сөйләшә белмәсә дә, аңлый иде. Без дә удмурт балалары белән аралашып, аларның телен өйрәндек. Яшьрәк чакта китапханәдән удмурт телендәге китаплар да алып укыганым булды. Әти, моны күреп, телләрне өйрәнергә кирәк, аның зыяны юк, дип әйтә иде. Удмуртлар янында да, татарлар янында да син үз кеше. Удмурт авылында шул телдә сөйләшә башласаң, шунда ук сине үз күрә башлыйлар. Күпләр мине удмурт кешесе дип тә белә иде. Машина йөртүче булып эшләдем мин. Юлда җәяүләп баручыларны күргәндә, туктап утырта идем. Берничә тапкыр удмурт кызлары да утырып кайтты. Алар үзара рәхәтләнеп минем турыда сөйләшәләр иде, мин эчтән генә елмаеп, тыңлап кайтам тегеләрне. Үз телләрендә, моңа ничә сум түлик икән, дип тә пышылдашалар, мин удмуртча җавап кайтарам да, алар каушап калалар йә көлешә башлыйлар иде. Безнең күршеләребез дә удмуртлар. Гомер-гомергә үзара аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итешеп яшәдек. Кунакка йөрешәбез, бәйрәмнәрдә бергәләп күңел ачабыз. Аны кемгәдер күрсәтер, мактаныр өчен эшләмибез. Бездә ясалмалылык юк. Әлегә кадәр иңгә-иң куеп яшәдек, алга таба да шулай булсын иде, – ди ул.

Саба, Иштуган

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер булганнан бар да була. Алга таба да унышлар сезгэ.

    Мөһим

    loading