16+

Татар телендә яңа газета чыга башлады!

Яңа татар газетасына уңышлар, якты юл! Хәерлесе белән булсын!

Татар телендә яңа газета чыга башлады!

Яңа татар газетасына уңышлар, якты юл! Хәерлесе белән булсын!

Бүген Мари Иле татарлары өчен тарихи көн. "Татар телендә "Якташлар" газетасының беренче саны чыкты. Мин бу вакыйгага озак бардым һәм эшли алдым", – дип хәбәр итте Марий Эл республикасы күләмендә беренче татар гәҗитен чыгара башлаучы Фәнил Мусин. Ул хәзерге көндә Бәрәңге районында "Наша жизнь" – "Безнең тормыш" газетасы баш  мөхәррире дә. Анда атнага бер татарча сәхифәләр чыга, шул исәптән "Шәһри Казан" редакциясе әзерләгән "Без - бергә" газетасы да кушымта буларак. Ләкин Фәнил Мусин бик күптән республика күләмендә татарча газета чыгару турында хыялланган.

Шушы көннәрдә Фәнил Мусин Казанга килеп, "Шәһри Казан" газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән газетаның дизайны, социаль челтәрләрдә пиарлау, тарату мәсьәләләре буенча киңәшеп китте. Аның сүзләренә караганда, "Якташлар" республиканың дәрәҗәле, иганәче була алырдай шәхесләрен дә кызыктырган һәм һәрьяклап ярдәм итәргә ышандырган.

Яңа татар газетасына уңышлар, якты юл! Хәерлесе белән булсын! Якын араларда "Без - бергә" кушымтасы "Якташлар" газетасында да чыга башлар дигән ышанычта калабыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без "Якташлар"

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без "Якташлар" газетасы чыгуга бик шат. Менә инде Мари илендә дә татарча газета укый алачакбыз, Аллага шөкер. Фәнил Мусинга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рәмлә ханым Сөләйманова

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без "Якташлар" газетасы чыга башлауга бик шат. Мари илендә татарча газета укый алачакбыз, Аллага шөкер. Фәнил Мусинга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Рәмлә ханым Сөләйманова.

          Мөһим

          loading