Узган җәй Рөстәм Зиләгә тәкъдим ясау белән, минем фантазия инде күкләргә менеп тә китте. Бирнәсенә аларны әзерләрмен, боларны бирермен, димен...
Кызга дип махсус сандык ясаттым
Артыгын тырышып ташласаң, шулай була ул! Үземне әйтәм. Ни өчендер, кызыбызны нәкъ менә элеккечә итеп, сандык белән кияүгә бирәсебез килде. Моннан берничә ел элек журналда Зәй районы Шепкә авылында яшәүче Рәйхат абый Сафиуллин турында язган идем. Ул әкияттәге шикелле бик матур сандыклар ясый.
Шалтыратуым булды, озак та үтмәде, Казанга килүче бер танышының машинасына Зиләгә дигән сандыкны салып та җибәрде. Матур инде! Карап кына тормалы! Алтын калайлар белән сырган, капкачын гөмбәзләп җыйган. Келәсенә кечкенә генә йозагын да элгән.
Сандыкны туйга алып барырга оныттылар
Борынгыча, эченә үзең кереп кача торган зур сандык түгел ул. Мин ул сандыкка кода-кодагыйларга дип әзерләгән бүләкләрне салып алып барырбыз дип тәгаенләп куйдым. Бүләкләрне матур итеп, туйдагы кунаклар алдында чыгарырбыз дидек.
Кияүне каршы алып, кызыбызны өйдән күтәреп алып чыкканнан соң, барысы да тиз генә машиналарга утырышып, китү ягын карый башлады.
«Туктагыз, ашыкмагыз! Безнең бит әле сандык белән бирнә утырып калды», — дим. Борылышып, кабат өйгә кердек. Керсәк, сандык өстенә — Роза апай, бирнә салган кофрлар өстенә Раушания апай менеп утырган. Иремнең бертуган апалары алар.
Безнең якта йоласы шундый аның — кияүгә бирнәне сатып бирәләр. Рөстәмгә дә сатулашып торуның файдасы булмады, кесәсеннән акча янчыгын чыгарырга туры килде.
.jpg)
«Бу сандыкта бүләкләр» дип видеографка аңлатырга туры килде
Видео төшерүче егетнең колагына пышылдыйм: «Бу сандыкта бүләкләр. Ул ресторанга алып барасы сандык», — дим.
«Аңладым!» — дип, башын кага. Инде Кырлайда кода-кодагыйлар кызыбызны бал-май, түгәрәк күмәч белән каршы алып, ак мендәргә бастыргач, тагын безнең машинага төяп алып менгән сандык белән бирнәне оныттылар.
«Әй, туктагыз әле! — дим. — Бирнәне кертергә кирәк бит». Берничә егет кире борылып, бантиклап бәйләгән юрган-мендәрләремне изүеннән умырып кына алып, өйгә алып кереп киттеләр.
«Сандыкны керткәнне дә төшерергә инде, истәлеккә калсын», — дим видеографка. Ике егет ике ягыннан тотып, сандыкны да йөгертеп кенә алып кереп китмәкчеләр иде:
«Ишегалдына кадәр генә кертегез дә, кире чыгарыгыз. Ресторанга барасы бар әле аның», — дим, инде бу егетләрнең тәмам башын катырганыма үзем үк уңайсызланып.
Татар туенда бирнә һәм бүләк алышу йоласы
Кода-кодагыйга, өй эчендәге якын туганнарга туй бүләкләре әзерләү — шулай ук борынгы йолаларыбызның берсе. Без дә аңа бик озаклап, нәрсә бүләк итәсен уйлап әзерләндек.
Аның инде стандарт наборы болар: кодагыйга — ак мамык шәл, кодага — яхшы күлмәк, кызларга — көмеш алкалар, кияү-җизниләргә — йә түбәтәй, йә башка берәр затлырак бүләк бирәләр.
Туй бик матур булды. Күчтәнәчләрне чыгарганнан соң, бүләкләр алмашырга чират җитте. Башта — кияү ягы үз бүләкләрен бирде, аннары теге матур сандыкны челтерәтеп ачып, без дә үзебезнекеләрне тапшырдык.

Туйдан соң сандык яңадан өйгә кайтты
Туйдан соң өйгә кайтып, машинаның багажнигын күтәреп җибәрсәм, ай яктысында алтын калайлары белән ялтырап сандык җанашым утырмасынмы?!
Күзем шакмак булды. «Ник бу сандыкны монда алып кайттыгыз? Зиләнең сандыгы бит, Кырлайга кайтырга тиеш иде», — дип кычкырып җибәрдем тып-тын гына йоклап яткан Кышкар урамын яңгыратып.
«Без кайдан белик? Безнең машинада килгәч, безнең белән кайтасы дип белдек», — диеште малайлар. Кешедән сорамый-нитми шулар алып чыгып салган инде аны. Уф-ф! Зилә аның кая киткәнен дә белми бит инде. Тиз генә кодагыйга һәм кызыма язып җибәрдем: «Сандыкны эзләмәгез, бездә ул».

«Бер урында гына утыра алмаган сандык»
Иртәгән кодагыйларга килен токмачына менгәндә алып менәрбез, дип, йокларга яттык. Данис әйтә: «Ул сандыкны кешегә күрсәтеп алып кермәгез инде. Бер урында гына утыра алмаган нинди сандык соң ул, диярләр. Кунаклар таралышкач, шыпырт кына кертеп куярбыз...» Дүшмбе эшкә чыккач, йөремсәк сандык маҗараларын кызларга да сөйләп көлдердем.
Дөресен әйткәндә, ул сандык Зиләгә кирәкми дә иде. Борынгыча итеп, сандык күрсәтеп кыз бирү үземнең хыялым иде. Артыгын тырышсаң, шулай була бит ул.
Лилия Гәрәева
Комментарийлар