Казанда Туган тел форумы узды. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына бу көнне туган теле, милләте өчен җан аткан меңгә якын укучы җыелган иде. Чара кысаларында Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасы, шулай ук "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
“Илһам” бәйгесен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, язучылар берлеге инде алтынчы тапкыр уздыра. Әдәби иҗат конкурсына быел 1600дән артык эш тәкъдим ителгән булган. Яшь язучыларның поэзия, проза, драматургиягә сәләтләрен, журналистикада осталыкларын сынадылар. Гран-прига Чистай районы кызы Илүсә Гатауллина лаек дип табылды. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Илһам” бәйгесендә җиңүчеләрне барысын да Тукай балалары дип атады. Чыгышын да бөек шагыйребезнең “И, туган тел” шигыре белән башлады.
– Без Россиянең төрле почмакларыннан үзебезгә алмашка язучылар эзлибез. Аллага шөкер, бәйгедә катнашучылар саны елдан ел арта. Элек тә Тамбовтан Һади Такташ, Оренбургтан Муса Җәлил килгән, нигә хәзер дә алар безгә килмәскә тиеш? Мондый балалар булганда милләт, телебез яшәр. Ә яшьләрне әдәбиятка, мәдәнияткә тарту өлкәсендә язучылар актив эшләргә тиеш. Әдәбияты бар халыкның киләчәге бар”, – диде драматург, прозаик Данил Салихов.
Форумда мәгариф өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән мөгаллимнәр арасында Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге премия лауреатларын да бүләкләделәр.
Халыкара олимпиадада татар теленнән 460 бала белемнәрен сынаган. Алар арасында Россиянең 26 төбәгеннән, 13 чит илдән килгән укучылар да бар. Гран- прига ике укучы лаек дип табылды -Финляндиядән Ильяс Каадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина. “ШК” журналистлары бу сәләтле яшьләр белән якынрак танышты.
Альмира Казанның 2нче гимназиясендә белем ала, быел 11нче сыйныфны тәмамлый. Киләчәген медицина белән бәйләргә тели. “Кайда гына булсам да, мин туган телемне онытмаячакмын, башкаларны да татар теленә өйрәтәчәкмен”,– ди ул. Альмира олимпиадада инде өченче ел катнаша. “Бу юлы аеруча ныклап әзерләндем. Өч атна бертуктамый укыдым. Бу җиңү минем өчен бик мөһим. Татар телен саклауга багышланган акцияләр кирәкле дип саныйм. Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләрен балалар бик теләп укый. Татар теле бетмәде, – ди Альмира.
Татар теле белән бәйле вәзгыять катлауланган заманда, Татарстанда туган телне өйрәнергә мөмкинлекләр бар, шөкер. Ә менә Финляндиядә мәктәпләрдә татар теле укытылмый. Шуңа да карамастан Гран-при яулаган Ильяс Каадер саф татарча сөйләшә. 14 яшьлек егет алты тел белә, ни хикмәт, рус телендә иркен аралашмый, аны әле өйрәнә генә башлаган. Ильясның чыгышыннан тәннәр чемердәп куйды. Аның :
– Фин татары булсам да, минем ана телем – татар теле. Дусларга, милләтәшләргә шуны әйтәсем килә: татар теле безнең кулларда, яшьләрдә. Онытмыйк аны, сатмыйк аны, балкытыйк татар телен! – дигән сүзләрен зал алкышларга күмде.
Каадер гаиләсендә ике бала. Ильясның абыйсы Касыймның да теле татарча ачылган. Бу милли җанлы егетләрнең әтиләре Сергач якларыннан, татар. Әниләре Казаннан. Фәния апа музыка укытучысы. Балаларны татар теленә тарту өчен әллә нәрсә дә эшләргә кирәкми, алар белән туган телдә аралашу мөһим, дип саный ул. “Шул ук вакытта “кухня”, сөйләм теле белән генә ерак китеп булмый. Әдәби телдә аңлашыр өчен китаплар уку мөһим. Сәхнәләрдә яңгыраган татар җырлары да әдәби телне үстерә. Китап укуны гади шигырьләрдән башларга кирәк. Китапларга кызыксыну спектакльләрдән уяна. Дөрес, өйдә әдәбият китабын кочып кына утырып та файда юк, укыган әсәрләрең, эшләгән гамәлләрең хакында башкаларга сөйләү, әдәбиятны аңлар өчен бу хакта аралашу зарур, – ди Фәния апа.
Ильяс урта гасыр әдәбиятын яратып укый икән. “Өйдә китап бик күп, куярга урын юк, укырга вакыт кына җиткезеп булмый. Балаларны интернет үзенә бик тарта. Шуңа да балаларны компьютердан вакыт-вакыт аерып торырга кирәк. Без мондый вакытта, сиздерми генә модемны сүндереп торабыз”, – дип елмая Ильясның әнисе.
Финляндиядә 900ләп татар исәпләнә. Ике татар җәмгыяте эшли. Аларда якшәмбене базар көн дип атыйлар икән. Менә шул базар көннәрендә татар телен мәчетләрдә укыталар. Шулай ук Хельсинкида татар балалары өчен җәйге ике атналык лагерьләр эшли. Ильяс татар телен төрле чыганаклар аша өйрәнә. “Шулай да иң мөһиме гаиләдә татарча аралашу”,– ди ул.
Олимпиададан соң журналистлар белән очрашу вакытында күзләре яшьләнгән иде егетнең. Баксаң, җиңүе өчен генә түгел, Татарстан авылларыннан килгән татар балалары белән аралашканга да күңеле тулган икән аның. Казанда ул чын татар мохитен тойган.
Рафис Борһанов, Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Мәгариф һәм фән министры:
– Безнең әби- бабаларыбыз җаннарын бирер алдыннан татар телендә соңгы сүзләрен әйткән, бер-берсенә мәхәббәт хисләрен белдергән. Форумда танышкан яшьләр үзара элемтәләрне алга таба да сакларлар. Бай мәдәниятебезнең кыйммәтләре белән илһамланып һәм рухланып, гореф-гадәтләрне, туган телебезне киләчәк буынга тапшырырлар дип ышанам. Тормышның нинди генә өлкәсен сайласалар да яшьләребез актив булсыннар, милләтебез өчен тырышып хезмәт итсеннәр иде.
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар