16+

«Татар җыры»: барысы да яңабаштан башлана

25 сын, яңа лауреатлар, вакытсыз арабыздан киткән җырчыларны искә алу, «Татар-җыры»ның яңа брендын тәкъдим итү, яңа технологияләр, яңа номерлар, хис-кичерешләр... «Татар җыры» XVIII халыкара эстрада фестивале уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында әлеге чараның кайбер серләре ачылды. Тик күбесе яшерен пәрдә артында калды. Аларның калганнарын тамашачылар үз күзләре белән 16 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында күрәчәк. 

«Татар җыры»: барысы да яңабаштан башлана

25 сын, яңа лауреатлар, вакытсыз арабыздан киткән җырчыларны искә алу, «Татар-җыры»ның яңа брендын тәкъдим итү, яңа технологияләр, яңа номерлар, хис-кичерешләр... «Татар җыры» XVIII халыкара эстрада фестивале уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында әлеге чараның кайбер серләре ачылды. Тик күбесе яшерен пәрдә артында калды. Аларның калганнарын тамашачылар үз күзләре белән 16 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында күрәчәк. 

– Фестивальгә – 18 яшь. Шушы еллар эчендә аның белән бергә тулы бер буын үсте һәм әлеге буын татар сәнгатенең, мәдәниятенең матурлыгын күрде, – диде «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева. – Бүген без туган тел иң беренче чиратта гаиләдән башлана дип ышандырып әйтә алабыз. Бүген туган телдә аралашырга, эшләргә мөмкинлек тудырылган. Моның шулай икәнлеген радиостанциянең һәм телевидениенең югары рейтингы, без оештыра торган концертларның аншлаг белән узуы исбатлый. Шулай ук без туган телдәге рекламаның да яхшы эшләвен һәм нәтиҗәле булуын әйтә алабыз. Бүген «Татар җыры» проекты – һәр яктан да кызыктыргыч бренд. Һәм иң мөһиме: 18 ел дәвамында ул туган телебездә эшли. Без үзебезнең халыкка зур тамаша күрсәтә алабыз.

XVIII «Татар җыры» фестиваленең баш режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов та фестивальнең балигълык яшенә керүенә басым ясады. 
– Быелгы фестиваль – үзенчәлекле. Аңа – 18 яшь, ягъни ул үзенең балигълык яшенә керә һәм яңа тормыш башлый. Яңалык контентта, фестивальнең тышкы кыяфәтен матурлавында сизеләчәк. Шулай ук монда «Татар-җыры»ның яңа бренды да тәкъдим ителәчәк. Фестиваль ул – беренче чиратта, кешеләр. Оештыручылар һәм тамашачылар. Быелгы фестивальнең бурычы – сәхнәдә яраткан җырларын башкаручыларга игътибар иттерү, арабыздан вакытсыз киткән җырчыларны искә алу, чараның тамашачылар күңелендә калуы, – диде ул. 

«Татар-җыры»ның алыштыргысыз алып баручысы һәм фестивальнең быелгы сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова да әлеге теманы дәвам итеп: «Без быел кискен борылыш ясарга әзер», – дип белдерде. 
– Быел «Татар җыры» фестивален уникенче тапкыр алып барам. Миңа кадәр дә бара иде, димәк, фестивальнең зур тарихы, үз стиле, үз форматы бар дигән сүз. Соңгы арада тамашачылар, журналистлар тарафыннан ниндидер драйф, хис-кичерешләр кимеде. Беренче эмоцияләр юкка чыкты. Фестивальнең башлангыч елларында барыбыз да аны зур бәйрәм кебек көтеп ала торган идек. Быел әлеге фестивальне дер селкетеп алырга, эмоцияләрне кире кайтарырга телибез. Кеше һәр нәрсәгә ияләшә. Зур экраннарга да, кыйммәтле сәхнәгә дә, костюмнарга да. Шуңа күрә һәр нәрсә бертөрлерәк тоела башлый, ләкин без быел кискен борылыш ясарга әзер. Аның нәрсәдә чагылыш табачагын үз күзләрегез белән күрерсез. Безнең максатыбыз – залдагы киеренкелекне бетереп, халыкка чын татар җыры бәйрәмен күрсәтү. Тагын бер яңалык: быел котлаучылар саны азрак булачак. Барысы да яңадан башлана, – диде ул.
«ТатМузТВ» телеканалының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова әйтүенчә, телеканал чарадан турыдан-туры трансляция алып барачак. 

Алдагы елларда журналистларны да, тамашачыларны да: «Мондый зур тантанада ни өчен Ришат Төхвәтуллин катнашмый?» – дигән сорау кызыксындыра иде. Быелгы фестивальдә, ниһаять, аны да күреп булачак. Ул анда «Зәңгәр күзләр» җырын башкарачак. 
– Быел мин беренче тапкыр катнашам һәм моңа бик шатмын. «Татар җыры», минемчә, халык традицияләре үсешенә зур көч куйган проект. Җырчылар арасында: «Безнең җыр сәнгате чит илләрдән артта калган», –дигән фикерләр ишетергә туры килә. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм, чөнки татар халкының моңы, үзенә генә хас миллилеге бар. Бу бер генә дә халыкка хас түгел, – дип белдерде.
Ришатның моңа кадәрге фестивальләрдә катнашмавының сәбәбен «Барс-медиа» татар медиа группасының президенты Марат Гәрәев аңлатты. 
– Ришат эстрадага беренче адымнарын ясау белән үк без аны продюсеры Рифат Фәттахов аша «Татар җыры» фестивалендә катнашырга чакырдык. Кызганыч, ул вакытта ниндидер сәбәпләр аркасында, уртак фикергә килә алмадык. Ришатның берничә ел фестивальдә чыгыш ясамавыннан тамашачы гына оттырды, – диде. 

Матбугат очрашуында «Татар җыры» фестивалендә катнашучы җырчылар Ильмира Нәгыймова белән Фирдүс Тямаев та бар иде. 
– «Татар җыры» – Татарстандагы югары дәрәҗәдәге бердәнбер проект. Күп проектларга чакыралар, берсенә дә ризалык бирми идем. Беренче тапкыр фестиваль лауреаты булган елны әниемә 4500 сумга билет алып бирдем. Үзем җырлыйм, үзем әнине күзәтәм. Ул минем чыгышымнан соң чәчәк бәйләмнәре биргән иде. 30 ел сыер савучы булып эшләгән хатынның нинди кичерешләр кичерүен күз алдына китерәсездер. Фестиваль тәмамлангач та алган хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый, – диде Фирдүс Тямаев.

Оештыручыларга «ШК»ның да соравы бар иде. 
– Интернет челтәрендә Салават һәм Элвин Грей катнашындагы видео зур резонанс уятты. Сез үзегез кем яклы соң? «Татар җыры» әлеге ике җырчыны дуслаштырырмы? - дип сорадык. 
Әлеге сорауга Марат Гәрәев җавап бирде. 
– Алар икесе ике төрле пландагы җырчылар. Һәркайсының үз аудиториясе бар. Салават Зәкиевич – татар эстрадасының метросы, ә Элвин Грей – популяр җырчы, артист, аның бик көчле пиар командасы бар. Миңа калса, аларның икесен беркайчан да чагыштырырга кирәкми. Кайберәүләр, алар арасында ниндидер каршылык бар дип уйлыйдыр, бәлки. Миңа калса, барысы да аермачык билгеле. Һәр артистның үз урыны. Алар арасындагы әлеге интрига татар җырына, фестивальгә өстәмә кызыксыну гына тудыра, – диде ул. 
Фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинова лауретларга нинди принцип буенча кием сайлавы турында сөйләп узды. Шулай ук иң кыйммәтле күлмәкнең бәясен әйтте: 600 000 сум. 

Марат ГӘРӘЕВ, «Барс-медиа» татар медиа группасының президенты:
«Казан вокзалыннан «Татарстан» поезды һәр көн саен Салих Сәйдәшев гимны астында Мәскәүгә таба юл ала. «Татар җыры» да – нәкъ шундый локомотив. Кемгә әлеге фестивальгә билет алу бәхете тәтегән, шул купе вагонга кереп утырып, билгеләнгән урынга юл тота ала. Бу чыннан да шулай. «Татар җыры» фестивале беркемне дә көтми, чөнки вакыт бара. Вакыт — иң кыйммәте. Ә «Татар җыры» – иң популяр җырчылар һәм җырлар өчен мәйдан.
* * *
«Үзгәреш җиле» проекты турында озын-озаклап сөйләп торасым килми. Бер генә җөмлә әйтәм: бюджеты 80 миллион булган проект ничек начар була алсын ди?
* * *
Тамашачыны бүген берничек тә алдап булмый, чөнки ул үзе акча түләп билет сатып ала. Мин «Татар моңы» фестиваленә бик яхшы мөнәсәбәттә, чөнки ул яшь, классик татар җырчыларын ача. Ләкин әлеге фестивальгә билет бәясе – 300 сум. Мондый бәягә билет сатылган чарада катнашучыларга нинди гонорар түләргә мөмкин? Шуңа күрә фестиваль дәрәҗәсе бюджет белән билгеләнелә. Һәм әлеге бюджет фестиваль сыйфатында һичшиксез чагылыш табарга тиеш.» 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading