Татарстан чемпионаты нәтиҗәләре буенча элеккеге проблемаларга яңалары да кушылды.
Узган ял көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда көрәш буенча республика чемпионаты үтте. Татарстанда җиңгән көрәшчеләр Россия чемпионатына барачак. Анысында отканнары Россиянең спорт остасы исеменә дәгъва кылачак. Ил чемпионаты нәтиҗәләре буенча исә дөнья беренчелегенә бару, халыкара класслы спорт остасы исемен алу мөмкинлеге бар. Аңлашыла ки, мондый мөмкинлек Татарстан ярышларын тагын да мавыктыргычрак, киеренкерәк итә.
Җайлашу турында
Соңгы ярышларда без көрәш кагыйдәләренең үзгәрүе һәм аның камил булмавы нәтиҗәсендә бик күп тәнкыйть сүзләре ишеттек. Халыкара стандартларга яраклаштыру нәтиҗәсендә алымнар да матуррак, көрәш тә кызыграк булырга, хәрәкәт артырга тиеш иде. Әлегә алай булмады. Ә көрәшчеләргә исә мәйданга чыгып көрәшергә дә, яңалыкларга җайлашырга гына кала. Көндәшенең аркасына ятуын көтеп, дүрт минут дәвамында бер техник балл алмыйча финалга килеп җитүчеләр дә, хәтта бәйгене отучылар да арта бара. Димәк, җайлаша белергә дә кирәк икән.
Кагыйдәләрнең үзгәрүеннән отучылар да бар. Әйтик, билбау көрәшендә бил алышучыларга бәхет елмая хәзер. Кем кем, ә менә алар аркага яткыра беләләр. Татарстан чемпионатында берьюлы берничә Алексеевск егетенең призерлар арасына керүе дә раслый моны. Билбаулы көрәш буенча җиде тапкыр (!) дөнья чемпионатында җиңү яулаган Россиянең атказанган спорт остасы Габдеҗәлил Сөләйманов кагыйдәләрнең алар өчен – хәтта ирекле стиль вәкилләре өчен дә файдалы булуын яшерми. «Яшьләр арасында көрәш буенча катнашып, республикада җиңүчеләр арасына кергән бар иде. Татарча көрәшкә бик сирәк кенә кердем. Ә инде әлеге Татарстан чемпионатына без максатчан рәвештә әзерләндек. Сөлгене билгә бәйләп көрәшү минем өчен файдага гына, менә, Аллаһы Тәгалә кушып, финалга кадәр килеп җиттем», – диде ул «ШК» хәбәрчесенә.
Дөрес, финалда оттырды ул. Соңгы елларда үз авырлыгында фаворитка әйләнгән Искәндәр Мортазин хәйләкәррәк булып чыкты. Бу очракта бик күпләр, нәрсәгәдер өмет итеп, кубик ыргытыр яки кәефе китәр иде. Габдеҗәлил исә хәйләкәр алымга эләгүен үзе үк елмаеп таныды, көндәшенең уңышына шатланды, аңа да, тренерына да барып хөрмәтен җиткерде.
Искәндәр дигәннән, бу көнне финалда тумышлары белән Актаныштан булган өч көрәшче бил алышты. Раббани Нургалиев, туган ягы өчен көрәшеп, ниһаять, Татарстан чемпионы булып танылды. Бу үлчәүдәге төп көндәшләреннән саналган Фирзәр Гыйниятуллинны ярымфиналда отты ул. Мортазинның да Актаныштан булуын беләбез, соңгы елларда Әлмәт командасы данын яклый. 70 килограммда финалда Динар Кәримуллинга җиңелгән Айназ Тимеров та Актаныштан, ләкин бүгенге көндә Түбән Кама өчен бил алыша.
Яңа исемнәр күп, җиңүчеләр шулар ук
Финалда бил алышучылар арасында да, призерлар арасында да моңарчы исемнәре әллә ни билгеле булмаган көрәшчеләр шактый. Яшьләр үсә анысы, сүз дә юк. Әмма чемпионнарның барысы да – исемнәре берничә ел дәвамында тел очында торган егетләр. 75 килограммда Әлмәт егете Рамил Синәкәев якташы Марат Кәримовны финалда отты. 80дә Ренас Кәлимуллинның җиңүен алдан ук фаразладылар. Шулай булып чыкты да: хәлиткеч бәйгедә Илдар Гыйниятуллин аңа каршы торып та маташмады. Дөрес, Ренас башка команда өчен көрәшсә, Илдар әле каршы торыр иде кебек. Ә болай икесе дә Теләче булгач, артык көч түгеп торуның хаҗәте дә калмады.
Булат Мусин белән Раил Нургалиев очрашуын да көттек без. Алдагы елларда Булат яңа кагыйдәләргә җайлашып бетә алмыйча торды кебек, шуңа да ул хәтта җиңү өмет иткәндә дә оттырып куйгалый иде. Раил дә бу юлы җиңү өчен бөтен көчен куйды. Икесе дә ныклап әзерләнгән, икесе дә бер үк залда шөгыльләнәләр, шуңа да көрәшләре бик озакка сузылды, бәхәсле моментлар да күп иде. Бәхет Раилгә елмайды. Татарстан чемпионатын ничә тапкыр откандыр – ул инде бәлки хәтерләмидер дә. Чираттагы җиңүе белән атказанган спорт остасы күптән түгел генә бәби алып кайткан тормыш иптәшенә дә зур бүләк ясады.
Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллиннар да үз осталыкларында шикләнер урын калдырмады. Муса, Теләче өчен көрәшсә дә, моңарчы Татарстан чемпионатларын отмады. Нишлисең, моңа кадәр ул Россия ярышларында туган төбәге – Мари Эл данын яклый иде. Ә анда безнең бәйгеләрдә җиңелгән көндәшен дә җиңел генә отып, Татарстан очколарын «урлады».
Кукмара күтәрелде, Балтач аска тәгәрәде
Командалар беренчелегендә, аңлашыла ки, Теләчегә тиңнәр табылмады. Әлмәт тә үз урынында, ягъни лидерлар арасында. Буыннар алмашы барган команда өчен икенче урынга чыгу – әйбәт күрсәткеч. Моңарчы алдынгылар арасында исәпләнгән Зәйнең – 12нче, Балтачның 14нче урынга тәгәрәве күңелсез. Кукмара командасының призерлар арасына кайтуы – мактаулы хәл. Беренче әйләнештә бер генә көрәшчесен дә югалтмаган Арча командасының дүртенче баскычка ук күтәрелүе шатландырды. Яңа Савин районы командасына призерлар арасына керү өчен аз гына җитмәде.
Лидерлыкка тиздән тагын бер команда дәгъва кылачак, мөгаен. Әлегә ситуацияне өйрәнү, күзәтү, эшләрне җайга салу бара. Лаеш районы турында әйтүем. Җитәкчеләре көрәшне ярата. Илдус Зариповның уң кулы – үзе дә көрәш дөньясында билгеле шәхес Азат Нурмөхәммәтов. Көрәш менеджменты белән белеп шөгыльләнгән Ремис Ильгамов та шул ук командада. Үз төбәкләрендә һич кенә бәяләнмәгән Илсур һәм Илнур Сафиннар, Наил Зәйнуллин кебек егетләр әнә ничек көрәшә хәзер! Тренерлар штатын да инде бүгеннән арттырганнар алар. Димәк, киләчәктә әле яшьләр дә булачак.
Безгә татарча көрәш кирәк
...Әйе, көрәшкән саен, проблемалар арта. Кагыйдәләр турында күп сөйләнде. «Минсельхоз»да яңа формаларның тишелеп, ертылып беткәнен күрдек, әмма ул тишекләр бу ярышта да ямалмады. Элеккеге форма белән көрәшергә теләүчеләр булгалады Татарстан чемпионатында.
Бу юлы көтмәгән җирдән тагын бер проблема килеп кушылды. Шәһәрләргә хас парковка мәсьәләсе Көрәш сараена да хас икән. Территориясе бик зур, спортзалга килеп шөгыльләнүчеләр өчен дә, көрәшчеләр һәм җанатарлар өчен дә урын җитәрлек булырга тиеш, югыйсә. Парковканың яртысын диярлек машина йөртергә өйрәнүчеләр хозурына биргәч, проблема килеп чыккан әнә. Шуңа авыллардан килеп тә, көрәшкә эләгә алмаучылар шактый булды ял көннәрендә. Чөнки Көрәш сарае территориясе шыплап тулган иде, анда кергән очракта да машина куярга урын табылуы шикле иде, әлбәттә. Бу хәл проблемага әверелмәсен иде.
Яңача көрәшергә генә түгел, акрынлап сугышырга да өйрәнәбез. Күптән түгел Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында килеп чыккан шау-шудан соң татар көрәшендәгеләр бу хәлне «ах» итеп сөйләгән иде. Ул хәлгә үк барып җитмәсә дә, Татарстан чемпионатында Радик Салахов белән Лениз Абдуллин көрәшенә бәйле килеп чыккан вазгыять уйланырга мәҗбүр итә. Көрәшче тамашачыларга кулын бөгеп ишарә ясый, көндәшенең коллегалары аның бу гамәлен хупламыйча, ситуацияне башкача хәл итәргә уйлый, куллар эшкә җигелә. Ярый әле хокук сакчылары шунда иде, тиз генә тәртип салдылар. Көрәшчеләрне кайсыдыр түрәнең боерыгы белән яңадан көрәштерү нәтиҗәсендә килеп чыкты, диделәр бу хәлне. Конфликтка керүчеләрнең берсе дә җәза алмады әлегә. Гәрчә уйланырга, ниндидер карарга килергә кирәклеге көн кебек ачык.
...Ә безгә исә сугыш түгел, көрәш кирәк. Татарча көрәш турында әйтүем. Шулай дидем дә уйланып калдым: көрәш өлкәсендәге гайре табигый хәлләрнең килеп чыгуы әнә шул «татарча» дигән сүзне алып ташлаудан соң башланды түгелме икән?
Көрәш буенча Татарстанның 2019 елгы чемпионнары: Раббани Нургалиев (Вахитов районы), Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Динар Кәримуллин (Теләче), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Нәфис Галиев (Кукмара), Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Биектау), Муса Галләмов (Теләче), Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).
Командалар арасында
1. Теләче
2. Әлмәт
3. Кукмара
4. Арча
5. Яңа Совет
6. Лаеш
7. Биектау
8. Түбән Кама
9. Чаллы
10. Вахитов
...46. Кайбыч
Комментарийлар