16+

Татарча Санта-Барбара: кайнанага улының беренче хатыны, аның яңа ире һәм аларның әти-әниләре кунакка кайтып йөри?!

Бу вакыйганы безгә Зәй районына баргач сөйләделәр. Гаҗәпләнеп, исебез китеп тыңладык. «Санта- Барбара» сериалы бер якта торсын.

Татарча Санта-Барбара: кайнанага улының беренче хатыны, аның яңа ире һәм  аларның әти-әниләре кунакка кайтып йөри?!

Бу вакыйганы безгә Зәй районына баргач сөйләделәр. Гаҗәпләнеп, исебез китеп тыңладык. «Санта- Барбара» сериалы бер якта торсын.

Рәмзия апа, улын өйләндергәч, җиңел сулап куя. Хатыны үзеннән шактый яшь булса да, чуваш милләтеннән булса да, начарга охшамаган. «Мама» дип үлеп тора, өйдә дә бар эшне башкара, үзе җитез, телгә оста. Оныгы тугач, Рәмзия апа тагын да шатлана. Сигез еллар бергә гомер иткәннән соң, әллә яшьләргә күз тия, әллә ятлар арага керә, алар аерылышырга булалар. Кычкырышмый, талашмый гына, матур гына аерылышалар. Хатын чит шәһәргә кияүгә чыгып китә. Ләкин, уртак балалары бәйләп торгангамы икән, яшьләр аралашуларыннан туктамый. Беркөнне хатын яңа ире белән беренче ире янына кайтып төшмәсенме? Рәмзия апа баштарак нишләргә белми аптыраса, улының хатынын, аның яңа ирен кабул итүен, кул биреп исәнләшүләрен күреп, тынычланып кала. Бу кайтулар ешая. Хатын яңа иреннән икенче баласын тапкач та, беренче ире өенә эзен суытмый. Алай гына да түгел, әнисен дә алып кайта, яңа иренең әти-әнисе дә боларга ияреп кайта башлый.

– Миңа бөтен авыл шакката инде. Юләрдер син, Рәмзия, диләр. Ләкин күңелең киң булсын, диләрме әле? Улымның беренче хатынын, яңа ирен, аларның әти-әниләрен каршы алам, мунчалар ягам. Үзләре дә өй эшләрендә булышалар, җәһәт кенә өстәлен дә әзерлиләр. Хәзер кунакларны үзебез дә көтеп алабыз инде, улым риза булгач. Мин каршы килмим, – дип шаккатырды Рәмзия апа.
Ә әңгәмәдәшебезнең улы әле дә өйләнми, ди. Мәхәббәт романы язарлык тарих. Чын мәхәббәттә генә барысына да күз йомып буламы икән әллә?

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading