Шәһри Казан

Татарча җырлаучы һәм сөйләшүче рус кызы Дарья Стерякова: «Татар телен белүем эштә дә, тормышта да ярдәм итә»

Кайбыч районына баргач, Ульянково авылына да кереп чыгарга туры килгән иде. Шунда вакытта безгә Дарья Стерякова исемле кыз турында сөйләделәр. Рус милләтеннән булса да, әлеге туташ бик матур итеп татарча сөйләшә һәм җырлар башкара, диделәр.

Шуннан соң без Дарьяның үзен күреп сөйләштек. Хәзерге вакытта туташ Казанда яши. Психолог булып эшли, инглиз теле буенча репетиторлык белән шөгыльләнә, «Ворожея» рус җыр театры солисты.

– Татар теле – минем иң яраткан телләремнең берсе, – ди Дарья. – Рус авылында туып үссәм дә, әлеге телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына сокланам. Минем өчен тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу чарасы. Тел аша мин халыкка якынаям.
Дарья әйтүенчә, татар теленә мәхәббәтне аңа татар теле укытучысы Сәвия Низаметдинова сеңдергән.

– Шулай туры килде, татар телен Дашага балалар бакчасында ук үзем укыттым, – дип искә алды ул елларны Сәвия ханым. – Аның телгә булган кызыксынуы, аны яратуы һәм хөрмәт итүе шул вакытта ук ачылды. Балалар бакчасында телне уеннар ярдәмендә өйрәтә идем. Өенә кайткач, Даша да курчакларын шулай «өйрәткән» икән. Һәм аның шул рәвешле өйдә «укытучы апа» булып уйнавы V-VI сыйныфларга кадәр дәвам иткән. Гомумән, ул сыйныф көчле булды. Укучыларның барысы да теләп укыдылар. Кайвакыт, рус балалары татарча аңламагач, русча аңлатырга туры килә иде. Шул вакытта да Дарья: «Сәвия Тәкфиковна, әйдәгез татарча сөйләшәбез», – дип әйтә иде. Аня дигән кызыбызга тел өйрәнү авыррак бирелде. Аңа да Дарья акрын гына яхшылап аңлата иде.

Реклама

Чыннан да, телне әллә балалар бакчасыннан ук кызыксынып өйрәнгәнгә күрәме, Даша татар хәрефләрен дә, авазларны да дөрес итеп әйтә. Бернинди дә акценты юк.

Шуннан соң укытучы Дарьяга акрынлап татарча җырлар өйрәтә башлый. Шунда кызның тавышы да ачыла. Хәзерге вакытта сайлаган һөнәренә дә татар теле укытучысының тәэсире зур булган шул.
– «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында катнашканда, Дашага татар телен белүе бик нык ярдәм итте. Бәйге этапларын гел татарча җырлар башкарып уза торган иде. Бераздан махсус аның өчен рус авылы турында «Ульяным» исемле татарча җыр да иҗат иттеләр, – дип елмая кызы кебек үк көләч йөзле Евгения Стерякова.

Дарья әйтүенчә, мөмкинлек булган саен, ул татарча сөйләшергә тырыша.
– Берәр җирдә татарча аралашучы кешеләрне ишетсәм яки миңа әлеге телдә эндәшсәләр, югалып та, оялып та калмыйча, аларга рәхәтләнеп татарча җавап бирәм. Татар телен белүем эштә дә, тормышта да ярдәм итә. Психолог буларак, балалар белән аралашуда да, җырлар җырлаган вакытта да. Руслар татарлар белән ничәмә-ничә еллар дус, тату яшәгән. Бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Татарстанда яшәүче һәр рус кешесе татарча белергә тиеш дип уйлыйм, чөнки бу шушы республика халкын ихтирам итүне аңлата. Без бит бер Җирдә яшибез, бер һаваны сулыйбыз, – ди Дарья.

Кайбыч – Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: