16+

"Татарның моның кадәр кимүенә ышануы авыр", яки Самара өлкәсендә татарлар нигә кимегән?

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар бик күп төбәкләрдә, шул исәптән Самара өлкәсендә дә кимегән. Җирле татарларның лидерлары берничә сәбәпне атады.

"Татарның моның кадәр кимүенә ышануы авыр", яки Самара өлкәсендә татарлар нигә кимегән?

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар бик күп төбәкләрдә, шул исәптән Самара өлкәсендә дә кимегән. Җирле татарларның лидерлары берничә сәбәпне атады.

Данияр Сәйфиев, “Бердәмлек” газетасы һәм “Самара татарлары” журналы мөхәррире:
- Самара өлкәсендә 2010 елда татарларның саны якынча 128 000 иде, кызганычка каршы, бу сан нык кимегән — 94 000 тирәсе калган. Җан исәп алу иң авыр чорга — халыкның ковид белән авырга мәленә туры килде. Өйдән өйгә йөрмәделәр түгел, йөрделәр. Ләкин халык ябылды бит, ишегенә килгән кешене кертергә дә теләмәде. Күпләр җан исәп алудан шул сәбәп белән дә читтә калды, дип уйлыйм. Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлергә була иде. Ләкин техник сәбәпләр дә аяк чалырга мөмкин. Кайчагында шулай да була, техника сыната — мәгълүматлар юкка чыга, моңа да күп мәртәбәләр инанганыбыз бар. Аннары бит әле 17 000 кешенең үз милләтен күрсәтмәве дә билгеле. Алар арасында татарлар юк дип кем әйтә ала? Бу зур сан түгел, ләкин татарлар санын берәмтекләп җыярга калганда 100 данәсе дә бик кадерле, һәм югалтуларның да зур нигезе була ала. Ләкин нәрсә генә булмасын татарның моның кадәр кимүенә ышануы авыр, әлбәттә... 

Ильяс Шәкүров, Самара өлкә  “Туган тел” татар җәмгыятенең президенты Ильяс Гомәр улы:
— Мин әле моннан да азрак булыр дигән идем, әле сөенерлек саклап калганбыз. Орлыкны чәчкәч тә, чүбен утамый гына үстергәч, мул уңыш алып булмый. Без моңа үзебез гаепле түгелме? Самарада татар халкы өчен оештырылган бәйрәмнәргә милләттәшләрне чакырып китереп булмый. Килмиләр! Әле бит берәү генә булса да татар мәктәбе эшләп килә, кайсы милләт халкы мондый бәхеткә ия, әйтегез? Үз милләтебезнең үсеше өчен дәүләт акча бирмиме? Борынгы мәчетебезне төзекләнедер өчен 300 миллион тирәсе сум акча бирде, мондый мисалларны күпләп китерә алам. Эш дәүләттә түгел, үзебездә. Чеп-чи татар авылларына барып керәсең, урамда балалар рус телендә сөйләшәләр? Моңа кем гаепле? Беренче чиратта – әти-әни тәрбиясе. Әлбәттә, өйдә татар телендә генә сөйләшүне бурыч итеп куйган гаиләләр дә бар, ләкин алар бик аз. Яшь буында телгә мәхәббәт тәрбияләмибез, гореф-гадәтләрне сакламыйбыз, татар теленең мәдәниятен үсеше юк. Милли ядкарьләребезне кадерлибезме? Кем дә көтмәде бу санны димәгез, көтелгән нәтиҗәләр. Дөнья халыклары арасында татарлар башкалардан күбрәк тә, әзрәк тә үлмәде. Кыйблабызны югалтканбыз икән, билгеле, кимибез инде.

Гөлнур Шәрәфиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading