– Соңгы берничә елда Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча уннан артык спектакль куелды. Мин күп театрлар белән элемтәдә торам. Белүемчә, алар берсе дә өстән кушканга, 90 еллыкка багышланган чараларда катнашу өчен дип куймады ул пьесаларны. Режиссерлар үзләре Аяз Гыйләҗев әсәрләрен кую вакытына килеп җитте хәзер. Гаҗәеп күренеш инде. Без хәзер аның әсәрләренә классикага караган кебек карыйбыз. Ә ул үзе иҗат иткән 60-70нче елларда татар әдәбиятының авангардында торган. Әле яшь булган татар драматургиясе өчен яңалыклар эзләгән. Мәсәлән, «Өч аршын җир» борынгы грек мифологик жанрында язылган. «Бер югалган көн» Европа театрына тартым. Татар әдәбиятында ялгызлык темасын беренчеләрдән булып күтәрүче дә ул. Бу фестиваль Аяз Гыйләҗевка да, безгә дә кирәк түгел, ул яшьләргә кирәк. Яшь иҗатчыларга ул юнәлеш булып торачак, – ди Мансур Гыйләҗев.
Аяз Гыйләҗев үзе «Мин һәрвакыт театрны трибуна буларак кабул иттем. Бәлки шуңадыр да мин драматург булмадым» дип язып калдырган булган. Шулай да 40тан артык пьесасы бар аның бүген. Миләүшә Хәбетдинова сүзләренчә, татар театры яшәгән вакытта аның сәхнәдән төшми торган әсәрләре байтак әле.
– «Өч аршын җир», «Кар астында кайнар чишмә», «Югалган көн» пьесалары... Соңгысы Аяз Гыйләҗев исән чагында тимер пәрдәне узган бердәнбер спектакль. Аны Словакиядә телеспектакль буларак күрсәттеләр. Бу чит илдә куелган бердәнбер татар пьесасы, – ди Миләүшә Хәбетдинова.
Татар язучысына авылдан чыгарга вакыт!
Хәзер Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевның иҗатын дөньяга тарату белән шөгыльләнә.
– Узган ел Аяз Гыйләҗевның иҗатын Мәскәү халкына күрсәттек, быел исә аны дөнья аренасына чыгарырга ниятлибез. Хәзер кайберәүләр «ни өчен Аяз Гыйләҗев?» дияр. Белүегезчә, без университет белән педагогия институты кушылуын бик авыр кичердек. Миңа шул вакытта Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән очрашу истә калды. Татфакка килгәч аның беренче әйткән сүзе «Сез татар әдәбиятын дөньяга чыгара аласызмы?» Бу сүзләр күңелемә кереп калды. Шул вакытта мин үземә берәр татар язучысын дөньяга таныту максатын куйдым. Университетта минем ниятемне ошаттылар. Мин Аяз Гыйләҗевның гаиләсе, язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы, Татар китап нәшрияты белән тыгыз эшләдем. Менә шушы этаплап барган эш бүген нәтиҗәсен күрсәтә. Дөньяга ачык булган язучыны гына дөньяга чыгарып була. Чыңгыз Айтматов аркасында бар дөнья Кыргызстанны һәм кыргыз халкын белә. Аяз Гыйләҗев та үз миллилеген югалтмыйча, дөнья халкын кызыксындырган темалар күтәргән, – ди Миләүшә Хәбетдинова.
Язучының «Яра» дигән әсәрен журналист Фатих Котлу март аенда төрек теленә тәрҗемә иткән булган. Бүген төрек телендә шул әсәргә багышланган сигез мәкалә басылган. Китап инде икенче, өстәмә тираж белән сатуга чыккан. Язучының балалар өчен язылган әсәрләре дә төрек теленә тәрҗемә ителгән, хәзер аны Болгария китап нәшрияты үзендә бастырмакчы. Аяз Гыйләҗевның венгер теленә тәрҗемә ителгән «Йәгез, бер дога!» китабы да зур кызыксыну уяткан. Венгерлар өч меңлек тираж белән бастырган китабын инде кәгазь вариантта гына түгел, ә электрон вариантта да ала башлаганнар.
– Кызганычка, бу китапларны бастырганда, дәүләт ярдәме булмады. «Өч аршын җир» пьесасының төрек тәрҗемәсен инглиз теленә тәрҗемә иткәннәр. Хәзер аны Канада галиме редакцияли. Менә ул тәрҗемә көче! Хәзер тагын китап бастыру өчен кем акча түли дигән сорау туа. Татар язучыларының иҗатын татар авылы кысаларында гына калдырмаска кирәк, – ди Миләүшә Хәбетдинова.
Нияз Игъламов сүзләренчә, татар язучысы Нобель премиясе алсын өчен аны герман телләренә тәрҗемә итәргә кирәк.
– Без булган әйберне югалтабыз. Дөньякүләм дәрәҗәдә булган язучыларыбыз бар. Ә тәрҗемәләре юк. Татар теленнән венгер теленә тәрҗемә ясаучы бердәнбер тәрҗемәчебез Бохараев бар иде, ул да үлде. Татар кешесе Нобель премиясен алсын өчен, аның әсәрләрен немец, дат, норвеж һ.б. телләренә тәрҗемә итәргә кирәк. Без эш юнәлеше сайлап алдык. Халык Аяз Гыйләҗев әсәрләренә игътибар итә башлады. Кызганыч, татар һәм рус текстларына түгел, чит ил текстларына игътибар күбрәк, – ди Нияз Игъламов.
Кино булмаячак!
Татар халкының Аяз Гыйләҗев тормышы яки әсәрләре буенча төшерелгән фильм күрәсе килә икән. Бу эшне улы Мансур Гыйләҗевка йөкләмәкчеләр.
– Мин аның турында кино төшерергә күптән хыялланып йөрим. Аның тормышын төшерәбез икән, без лагерь темасын да, 60-70нче еллар тарихын да күтәрергә тиешбез. Бу эпопея булырга тиеш. Ләкин аны аз бюджетлы, кысынкы бер фильм иттереп төшерергә ярамый. Ул лаеклы эш булырга тиеш. Мин Татарстан, Россия продюсерлары белән дә еш аралашып торам. Алар да, әлеге проект белән кая да булса бару иртәрәк, ди. Татар кинематографиясе Аяз Гыйләҗев турында фильм төшерергә әзер түгел әле. Мин ышанам, андый көннәр дә җитәчәк, – ди драматург Мансур Гыйләҗев.
Комментарийлар
0
0
"Шомырт чэчэк атканда" спектакленнэн Эндэржан жырын ишетэсе иде: Кыр казлары очты, санамадым, Яз кайтырлар эле, санармын! Истэлеккэ биргэн кулъяулыгын Ядъкар итеп кен дэ карармын!
0
0