16+

Татарстан аграрийлары чәчү эшләренә чыкты

Илдә коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, авыл хезмәткәрләре бер генә минутка да эштән туктап тормый. Аларның бүген иң җаваплы чорлары – аграрийлар алдында язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу максаты тора.

Илдә коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, авыл хезмәткәрләре бер генә минутка да эштән туктап тормый. Аларның бүген иң җаваплы чорлары – аграрийлар алдында язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу максаты тора.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыкты, авыл хезмәткәрләре көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләрен алып бара. Бүгенге көндә 158 гектар мәйданда күпьеллыклар, 304,4 мең гектарда уҗым культуралары тукландырылган, бу планлаштырганның 63 проценты дигән сүз.

«Дөньядагы бүгенге вазгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне үтәп эшлибез. Техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик», – диләр игенчеләр.

Шушы көннәрдә авыл уңганнары чәчү эшенә дә кереште. Иң беренче булып бу эшкә Буа һәм Нурлат районнары уңганнары алынды.

Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов “ШК”га сөйләгәнчә, чәчү эшенә старт 1 апрельдә үк бирелгән. Район тарихында чәчүгә моның кадәр иртә керешкәннәре булмаган. Бу эшкә быел өч атна иртәрәк тотындык, ди Ранис Габитов.

Быел районда 42 мең гектарда бөртеклеләр чәчәргә уйлыйлар, 80 гектар җиргә бодай, 120 гектарга арпа чәчелгән дә инде. 16 мең гектар мәйданны көзге культуралар алып тора.  11 мең гектар тукландырылган.

- Уҗым культуралары кышны исән-сау чыкты, Аллага шөкер, узган елгы кебек югалтулар булмады, - ди идарә җитәкчесе.

Узган елны шикәр чөгендере уңышы күп булып, аңа бәяләр төште, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы аларның мәйданнарын киметергә тәкъдим иткән иде. Әлеге уңайдан әңгәмәдәшемнән ниндидер үзгәрешләр көтелмиме дип тә кызыксындым. Аның әйтүенчә, шикәр чөгендерен узган ел 9 мең гектарда чәчкән булсалар, быел чәчү мәйданын ун процентка киметү планы бар. Чәчү барышында башка үзгәрешләр булмаса, диде ул. 

Район чәчү орлыклары белән 100 процентка тәэмин ителгән, ашлама бер гектарга 60 кг туры килә.

- Быел бер гектар чәчүлек мәйданына туклыклы матдә 70 кг нан да ким булмасын дигән бурыч куелды. Безнең фаразлавыбыз буенча, 70 кг нан да артып китәчәк. Ашламаны әле алып торабыз, - ди Ранис Габитов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Шуңа күрә министрлык түбән күрсәткечле районнарны активлашырга чакыра. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына түгел, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыра: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading