16+

Татарстан бакчалары ислам дөньясын сокландырды

Казанда 11-14 сентябрьләрдә архитектура өлкәсендәге конкурста җиңүчеләргә Ага Хан премиясен тапшыру чарасы була.

Татарстан бакчалары ислам дөньясын сокландырды

Казанда 11-14 сентябрьләрдә архитектура өлкәсендәге конкурста җиңүчеләргә Ага Хан премиясен тапшыру чарасы була.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырганча, тантаналар Казан Кремлендә һәм Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.

-Чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Принц Кәрим Ага Хан IVнче катнашачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Ага Хан Болгарга да барачак. Казан Кремлендә христиан һәм ислам гыйбадәтханәләренең янәшә торулары -бөтен дөньяда бердәнбер үрнәк. Принц Кәрим Ага Хан имзасы белән Казан Кремле сурәтләнгән почта маркасы да чыгару ниятләнелә,-диде министр Ирада Әюпова.

Ага Хан премиясе 1977 елда оештырылган. Ул җәмгыять өчен аеруча файдалы булган төзелеш проектларына бирелә. Ага Хан премиясе директоры Фәррүх Дәрахшани сөйләгәнчә, конкурс 3 ел саен үткәрелә. Быелгы бәйге 2012 елдан 2017 елга кадәрге чорда гамәлгә ашырылган һәм бер елдан да ким булмаганча җәмәгатьчелек тарафыннан файдаланылган проектлар арасында барган. Барлыгы 39 илдән 380 проект тәкъдим ителгән. Татарстанның җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү программасы-җиңү яулаган 6 проект арасында. Бахрейн, Бангладеш, Палестина, Сенегал һәм Берләшкән Гарап Әмирлекләре илләре тапшырган проектлар шулай ук уңышка ирешкән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2015 елда старт алган программа кысаларында, республиканың 45 муниципаль берәмлегендә, һәм әлбәттә, Казанда 328 парк төзекләндерелде.

-Биек йортлар, аэропортлар, сырхауханәләр төзергә була, ләкин шәһәрдә кешеләр өчен уңайлыклы мохит тудырылырга тиеш. Татарстан Президенты башлангычында һәм күзаллавында яшьләр командасы, нәкъ менә, кешеләргә уңайлыклар тудыру максатында эшли,-диде Фәррүх әфәнде Дәрахшани.-Төрле елларда җиңүчеләр Пакстанда, Бахрейнда, Истанбулда бүләкләнде. Быелгы тантана Казанда үткәрелә. Монда ЮНЕСКОның тарихи мирас исемлегенә кертелгән Казан Кремле бар.

Җиңү яулаган 6 проект командаларына 1 миллион АКШ доллары тигез итеп бүлеп бирелә.
Казанның Кабан күлен төзекләндерү барышы да Ага Хан премиясенә тәкъдим ителгән булган, ләкин ул конкурста катнаштырылмаган.
-Гамәлгә ашырылган проекттан халык кимендә бер ел файдаланган булырга тиеш. Кабан күленең дә киләчәктә конкурста катнашу һәм җиңү ихтималы бар. Туниста бер проект 1983 елда җиңгән иде, команда дәртләнеп китеп, яңа эшләр башкарды һәм 9 елдан тагын җиңде,-дип өметләндерде Фәррүх Дәрахшани.
Принц Кәрим Ага Хан -пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) ике туган ир туганы ягыннан нәсел дәвамчысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading