16+

Татарстан башкалар өчен үрнәк булырлык

Татарстанда көннең икенче яртысына сайлауларда тавыш бирүдә катнашучыларның саны 70 проценттан артып китте.

Татарстан башкалар өчен үрнәк булырлык

Татарстанда көннең икенче яртысына сайлауларда тавыш бирүдә катнашучыларның саны 70 проценттан артып китте.

Республика һәрвакыттагыча мондый сәяси процесста активлык күрсәтә. Бу хакта Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов та билгеләп үтте.

“Татарстан традициягә тугры калып сайлауларда активлык күрсәтә. Татарстанда илнең югары органы булган Дәүләт Думасында вәкаләтле вәкилләр булып эшләүче депутатларны һәрвакыт бәяли белделәр. Сәяси планда Татарстан Россиядә бер адымга гына түгел, ике, өч адымга алданрак бара. Шуңа да, республикада яшүчеләрнең сайлауларда активлыгы, күпмедер дәрәҗәдә алдан фаразланган күрсәткеч тә дияргә буладыр. Татарстанны да уздырган берничә төбәк бар барын, әмма Үзәк Россия төбәкләре арасында Татартсанның алда баруы табигый гайре күренеш, - диде А. Куртов

Татарстанда вәкаләтле югары орган белән җирле үзидарә органнары арасында ныклы бәйләнеш, тотрыклы мөнәсәбәт, үзара аңлашып эшләү башкалар өчен үрнәк булырлык итеп уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу, мөгаен, сайлаулардагы сәяси активлыкта да чагылыш таба торгандыр, - дип тә өстәде спикер.
 

Фәрит Нурмөхәммәтов
Фото: http://"Новая Кама"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading