16+

Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Иртән ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Туган тел көне белән котлап, язмалар урнаштырды.

Бүген Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чаралар быел онлайн форматта уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге киңәшмәдән соң, шагыйрь шәхесенә ихтирамын белдереп, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чараны ул үзе генә башкарды. Аңардан соң һәйкәлгә үзләре генә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде һәм шулай ук чәчәкләр салдылар.

Тагын укырга: Татарстан Президенты Туган тел көне белән котлады

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading