Шәһри Казан

Татарстан күгендәге сәер яктылык карлы яшенме, әллә метеоритмы? (Белгечләр фикере)

Раштуа бәйрәменә каршы төндә Татарстан халкы күк йөзендәге гадәттән тыш күренешнең шаһиты булды. Күктәге зәңгәр төстәге яктылыкны төшереп алган видеолар социаль челтәрләрдә дә бар.

Гадәти булмаган яктылыкны Татарстанның җиде районында яшәүчеләр, шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары халкы да күргән.

- Башта күк йөзе зәңгәрсу төстәге яктылыкка күмелде. Аннан соң якынча бер минуттан Җирдә ниндидер тирбәлеш сизелде. Аның нәрсә икәнен аңламый калдык. Әллә якында гына метеорит төште микән? - дип хәбәр итә әлеге күренешне күреп, сизеп калган кешеләр.  
   
Чаллыда яшәүчеләрнең сүзләре буенча, әлеге сәер яктылык якынча төнге 00.22 сәгатьтә күренгән. Удмуртиядә яшәүчеләр яктылыкны гына күреп калмаганнар, көчле тирбәлешләрне дә сизгәннәр. Шуңа күрә берәр җирдә җитештерү оешмасында шартлау да булырга мөмкин, ди белгечләр.  

Исегезгә төшерик, шушыңа охшаш күренеш Казанда узган ел да күзәтелгән иде. Ул вакытта бу вакыйганы йә электрның кыска ялганышы, яки кышкы яшен булырга мөмкин дип фаразладылар.
Ә шушы көннәрдәге күренешне “Википедия” сайтында карлы яшен дип билгеләгәннәр.     

Сүзен-сүзгә

Реклама

Юрий Нефедьев, Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе директоры:
– Минем карашымча, монда ике вариантны карарга мөмкин. Беренчедән, яктылык чыганагы булды. Һәм нурларның Җир атмосферасының билгеле бер почмагына төшүе нәтиҗәсендә менә шундый күренеш барлыкка килергә мөмкин. Икенчедән, «атмосфера электры» дигән төшенчә дә бар. Кайберәүләр аны яшен дип атый. Ләкин чынлыкта әлеге күренеш белән бәйле эффектлар күпкырлы. Аларның күпчелеге хәтта өйрәнелмәгән дә, чөнки алар сирәк очрый. Кыскасы, әлеге процесс бик катлаулы.

Казан федераль университетының астрономия институты кафедрасы аспиранты Сергей Головкин:
– Бу күренеш «болид» (зур метеор, койрыклы йолдыз) дип атала. Барлык матдәләр дә атмосфера тукымаларында янып бетә һәм Җиргә кадәр төшеп җитә алмый. Бу вакытта шартлау тавышы ишетелә. Космик аппаратның кыйпылчыгы да янарга мөмкин, ләкин алар атмосферага акрынрак керә һәм шунлыктан аларны озаграк күзәтергә була. Ә бу тиз арада янып беткән космик матдә иде. Мондый матдәләр Җир атмосферасында көн саен тонналап яна, ә бу ташчык зуррак булган.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: