16+

Татарстан хоккей йолдызларын кабул итте

Бу көннәрдә республикада Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы узды. Әлеге турнирда мастер-шоу һәм җыелма дивизионнар ярышы булды.

Татарстан хоккей йолдызларын кабул итте

Бу көннәрдә республикада Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы узды. Әлеге турнирда мастер-шоу һәм җыелма дивизионнар ярышы булды.

Дүрт дивизион арасындагы матчта Чернышев дивизионы җиңү яулады. Континенталь хоккей лигасының йолдызлар атналыгына нәтиҗә ясап, Лиганың Президенты Дмитрий Чернышев Татарстанның югары күтәрелүен билгеләп узган.

Казан – Россиянең спорт башкаласы. Биредә оештыручыларның тәҗрибәсе зур һәм алар барысын да югары дәрәҗәдә эшли. Татарстанда хоккей йолдызлары атналыгы үзенчәлекле булды, чөнки берьюлы өч шәһәрдә узды. Түбән Каманы да, Әлмәтне дә хоккей үсеше үзәге дип санарга мөмкин, – дигән ул.      
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы бөтендөнья йолдызларын тәкъдим итүгә багышланган тантанада белдергәнчә, йолдызлар матчын кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Хоккей Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен — яраткан спорт төре. Бу – мастер-шоу һәм Йолдызлар матчы уздыру өчен йолдызларны чакыру мөмкинлеге. Бездә олысы да, кечесе дә хоккей ярата, безнең өчен Йолдызлар матчын кабул итү – зур дәрәҗә. Мин үзем дә хоккейны бик яратам, хоккей уйныйм, бу - спортның бик әйбәт төре, — дигән Татарстан Президенты.

Фото: Татар-информ

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X