16+

Татарстан киносы: йорты булды, туй көтәбез

«Әй, безнекеләр төшерә беләме инде кино?! Шул да булдымы инде фильм?» Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма берәү дә әлеге процессның асылына төшенми.

«Әй, безнекеләр төшерә беләме инде кино?! Шул да булдымы инде фильм?» Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма берәү дә әлеге процессның асылына төшенми.

Ике-өч миллион сум белән, кайбер очракларда аннан да азрак бәягә кино төшереп, аны сатарлык дәрәҗәгә җиткерүчеләргә рәхмәт әйтәседер, мөгаен. Чөнки зур экраннарда чыга торган фильмнарның бюджетлары, безнеке белән чагыштырганда, күпкә артыграк.

Мисалга, күпләр яратып карый торган «Елки» фильмының бюджеты – 3,5 миллион доллар. «Ирония судьбы или с легким паром-2» фильмын төшерү 5 миллион доллар тәшкил иткән. Шуннан санап карагыз инде. «Тез өстендә» эшләгәннәре өчен, Татарстан кинематографиясе вәкилләренә рәхмәт укырлык түгелме?

Өе булды, керәсе генә калды

Россия кинематографистлары берлегенең төбәк бүлеге рәисе режиссер Илдар Ягъфәров шатлыклы яңалыгы белән бүлеште. Ниһаять, Татарстан кинематографистларына бина бирелгән. Дөрес, әле ремонт эшләре дә башланмаган. Төзекләндерүгә февральдә керешергә җыеналар.
168 квадрат метр мәйданны тәртипкә китерү өчен 5,4 миллион сум акча бүленгән. Акчасы булгач, эше дә эшләнер, тиздән өй туе белән дә котлап булыр үзләрен.
Яңа офисны заманча, яшьләрчә итеп күзаллыйлар. Анда кызыклы очрашулар үткәрергә дә, кинофильм­нар карарга да мөмкин булачак.

Кино бар һәм ул күп

Ничек кенә карасаң да, кино өлкәсендә локомотив ролен тулы метражлы уенлы кино алып тора. Бик сыйфатлы, фестивальләрдә катнашып җиңүләр яуларлык документаль тасмаларның саны шактый булса да.
– Татарстанда кино юк, диючеләр ялгыша. Кино бар һәм ул күп, җәмәгать! Күптән түгел ВГИКта квалификация күтәрү курслары узды һәм анда укытучылар нәкъ менә Якутия һәм Татарстан фильм­нарын яхшы яктан билгеләп узды. Тулы метражлы уен киносын төшерү ысулларын эзләргә кирәк. Үзем иганәчеләр ярдәме белән төшереп карадым, әмма бу бик авыр, – ди режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер Алексей Барыкин.

Кинога бизнес итеп караучылар да, иҗат буларак бәяләүчеләр дә бар. Бизнес итеп карыйсың икән, ул чагында прокат системасын җайга салу таләп ителә. Россиянең күп шәһәрләрендә федераль дәрәҗәдә прокат белән шөгыльләнә торган штаблар бар. Мисалга, Йошкар-­Олада, Екатеринбургта. Тик Татарстан гына бу өлкәдә аксый.
Һәр өлкәдә дә иң төп рольне кадрлар уйный. Татарстанда кино өлкәсендә белгечләрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты әзерләвен киләсе елга да дәвам итәчәкләр. Режиссерлык, кино-видеостудия, тавыш режиссеры өлкәләрендә хәтта бюджет урыннары да каралган.

Балалар да өлешсез калмас

Билгеле инде, тамашачыны кечкенәдән тәрбияләү мөһим. Бу юнәлештә дә республикада эш туктамый. Яшь тамашачылар өчен анимацион фильмнар төшерелә, күрсәтелә.
«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев сүзләренчә, балалар өчен генә түгел, ә олыларга да кызыклы булган кинотасма әзерләнә икән. Киләсе елда «Татар­мультфильм» уенлы фильмны анимация кадрлары кертеп ясарга ниятли. Фильмның инде сценарие әзер. Проектны тормышка ашыру өчен финанслар гына табасы калган.

Татар киносына нигә урын юк?

Кино төшергәч, нигә аны Россия күләмендә күрсәтмиләр соң, дип аптырый күпләр. Элек шулай уйлый идем, чөнки теманың асылына бик төшенмәгәнмен. Баксаң, милли фильмнар ил күләмендә бөтенләй дә кирәкми булып чыккан. Төгәлрәге, милли телдә төшерелгән фильмнарга ихтыяҗ юк.

– Татар телле фильмнар белән кинотеатрларга керү хәзер бик кыен. Мисалга, «Мулла» фильмын зур экраннарга чыгарырга омтылып карадык. Сүз хәтта федераль дәрәҗә турында сүз бармый. Татар телендәге кино аларга (кино индустриясе вәкилләре хакында сүз бара. – Л.Л.) кызык түгел, – дип борчыла продюсер Марат Әхмәтшин.
Ә бездә ничек? Бездә прокат белән төшерү төркеме үзе үк шөгыльләнә. Бу алай булырга тиеш түгел. Сыер савучыны телевизор сатарга кибеткә китереп куеп булмаган шикелле. Сатучыны, киресенчә, фермага җибәрүдән мәгънә юк, чөнки эшнең нәтиҗәсе булмаячак. Шуңа да Илдар Ягъфәров прокат белән шөгыльләнүчеләр төркеме булдыру яклы.

Безне төрекләр дә карый алачак

Бар да начар түгел әле бездә, җәмәгать! 2015 елда татар телендә чыккан «Айсылу» фильмы исегездәме? Шәхсән үзем «Мир» кинотеатрына фильмның премьерасына керә алмый интеккәнемне яхшы хәтерлим. Кеше шул кадәр күп иде ки, кинотасманы берничә сеанс күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Соңрак фильмны тулы метражлы итеп эшләделәр.
Төп рольне Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук фильмда Винера Ганиева, Римма Ибраһимова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да катнаша.

Гап-гади сюжетлы, бюджеты 1 миллион сумга да тулмаса да, «Айсылу»ны Төркиянең төп телеканалларының берсе сатып алган! Алай гына да түгел, фильм татар телендә, төрекчә субтитрлар белән берничә тапкыр күрсәтелгән.

– Фильмны ярыйсы ук акчага сатып алдылар. Нәтиҗәсез килешү димәс идем, – дип бәяләде режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер Алексей Барыкин.

Проектның беренчел версиясе тамашачыга, әйткәнемчә, 2015 елда күрсәтелде һәм зур кызыксыну уятты. Төбәк прокатчылары фикеренчә, «Айсылу»ның тулы метражлы версия­се чыгу – татар телле тамашачылар арасында 2017 елның иң көтелгән проекты булгандыр.
Проектның сценарий авторы һәм башкарма про­дюсеры – Алексей Барыкин, режиссерлары – Рөстәм Рәшитов белән Солтан Сөнгатуллин.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: m.nazaccent.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading