Нәшрият соңгы ун елда гына да 8 халыкара күргәзмәдә үз продукциясен тәкъдим иткән. Ел саен татар китапларын Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка шәһәрләрдә уздырыла торган күргәзмәләрдә күрергә мөмкин. Нәшритяне юбилее белән котларга килгән хезмәттәшләре дә шуны билгеләп узды.
- Кызыл мәйданда уздырыла торган китап ярминкәсендә Татарстан китапларын, кайнар пәрәмәчләрне алып бетергән кебек, шунда ук алып бетерәләр. Алар күргәзмәсе янында һәрчак күп кеше була, - диде Якутиядән килгән С.А.Новгородов исемендәге “Бичик” милли нәшрият компаниясе директоры Август Егоров.
Россия Китап берлеге һәм Президиумы әгъзасы, "Папирус-Столица" сәүдә йорты оештыручысы Ильяз Мөслимов фикеренчә, хәзерге заманда гаджетлар барлыкка килү проблема түгел. Укуның модада булмавы, яшьләрнең китап укымавы проблема булып тора. Шуңа да ул яшьләрне укуга тартырга өндәде.
“Рипол классик” компанияләр төркеме генераль директоры Сергей Макаренков татар китабы тарихы 1000 елдан артык булуын һәм урта гасырларда ул белем чыганагы саналганын билгеләп узды.
Россия Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев исә Россиядә йөз еллыгын билгеләп уза торган бу беренче китап нәшрияте икәнен ассызыклады.
Әлеге вакыйгага Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Чечня, Саха республикаларыннан, Төмән, Свердловск өлкәләреннән кунаклар чакырылган иде.
Бәйрәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында концерт белән тәмамланды.
Комментарийлар