16+

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Рөстәм Миңнеханов игенчелек һәм терлекчелек тармагы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Бу – республикабызның һәм бөтен илебезнең азык-төлек иминлеген көн саен авыр хезмәт белән тәэмин итүче кешеләр бәйрәме. Татарстан – эре агросәнәгать төбәге. Быел безнең нәтиҗәләр бик яхшы. Бөртеклеләр буенча тулай җыем 5 млн. тоннадан артык, шикәр чөгендере буенча да көткәннәребез начар түгел – 1,65 млн тонна. Бәрәңге, май культуралары, яшелчәләр буенча яхшы күрсәткечләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә планлаштырылган барлык планнар системалы тәртиптә тормышка ашырыла. «Ашлык сату мәсьәләсе барлыгы аңлашыла. Ләкин бүген базар юк әле – соңрак булачак. Гомумән алганда, ел шактый уңышлы», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов игенчелек һәм терлекчелек тармагы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүген Кукмара районында тәүлегенә 400 тонна сөт савылган. Өч районда 300әр тоннадан артык. Бу – бик зур хезмәт», – диде Татарстан Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading