16+

Татарстан Президенты Үзбәкстан делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары - инвестиция проектларын эшләү үзәге директоры Хуррам Тәшәбаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

Әңгәмә барышында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, шулай ук АСК өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

https://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading