16+

«Татарстан» радиосына 90 ел: «Революция булмаган булса, бәлки беренче татар радиосы да сөйли башламаган булыр иде»

Бүген «Татарстан» радиосы үзенең 90 еллыгын бәйрәм итте. Чара Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Бу очраклы гына түгел. Моннан 90 ел элек нәкъ менә шул бинада беренче радио тапшырулар әзерләнә. Спектакль, концертлар турыдан-туры трансляцияләнә.

«Татарстан» радиосына 90 ел: «Революция булмаган булса, бәлки беренче татар радиосы да сөйли башламаган булыр иде»

Бүген «Татарстан» радиосы үзенең 90 еллыгын бәйрәм итте. Чара Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Бу очраклы гына түгел. Моннан 90 ел элек нәкъ менә шул бинада беренче радио тапшырулар әзерләнә. Спектакль, концертлар турыдан-туры трансляцияләнә.

Бәйрәм чыгышлары кунакларның котлаулары белән үрелеп барды. Коридорда «Татарстан» радиосының балалар һәм яшьләр тапшырулары мөхәррире, язучы, рәссам Дания Гайнетдинованың иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылган иде.
 
Чара көтелмәгән бүләкләргә дә бай булды. Бары бүген генә сәхнәдә беренче тапкыр «Татарстан» радиосы дикторлары чыгыш ясады. Галим Данил Ибраһимов баянда уйнады, тел белгече Фоат Галимуллин исә аңа кушылып «Җидегән чишмә» җырын башкарды. Гомеренең күп өлешен радиога багышлаган Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның чыгышын зал аягүрә басып алкышлады. Рафаэль абый үзе эшләгән еллардагы хатирәләр белән дә уртаклашты.

– Сара Садыйкова редакциягә җыр китерсә, аны өстәлгә генә куймый, җырлап, биеп тә күрсәтә иде. Ул чакта башка коллегаларым да моны күрергә безнең бүлмәгә җыела. Менә шундый күңелле эшләдек без», – дип искә ала җырчы.
Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев юбилярларны гадәттәгечә шигъри юллар белән котлады.  

– Бүген икеләтә бәйрәм – Бөек Октябрь революциясенә 100 ел. Революция булмаган булса, бәлки беренче татар радиосы да сөйли башламаган булыр иде. Бу  безнең уртак бәйрәмебез. Минем телем өч тапкыр ачылды. Беренчесе бишектә, аннары ныграк, төгәлрәк итеп мәктәптә укытучылар телемне ачты. Өченчесе татар радиосы аша ачылды. Авылның нәкъ уртасында, багана башында зур эшләпә бар иде. Көн саен радио тыңлый идек, чын әдәби телдә татарча радио тыңлап үстек. Безнең буын кешеләре үзләренең телләрен нәкъ менә Татарстан радиосы аша чарлаганнардыр. Матур сөйләгән кешегә «син радиодагыча» сөйлисең дип әйтәләр иде. Татар радиосы телебезне генә түгел, зиһенебезне дә ачты. Гомумән, татар дөньясының үткәнен, бүгенгесен  күрсәтте. Бүген дә халкыбызның тормышын иң саллы, төпле итеп җиткерүче ул «Татарстан» радиосы. Без һәрвакыт бергә. Радио аша Татарстан гимнын тыңлап уянабыз», – диде Рәзил Вәлиев чыгышында.

1927 елның 7 ноябрендә беренче татар дикторы язучы Гадел Кутуй тәүге тапкыр «Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!» – дигән сүзләрне яңгырата. Бүген дә бу сүзләр һәр көн радиодан ишетелә. 90 ел дәвамында татарлыгын, асылын югалтмаган, чын татар радиосы үрнәге булып торган «Татарстан» радиосының киләчәге өметле. Тарих дәвам итә.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading