16+

Татарстан ризыклары арыган тәнгә хәл кертә

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе табигый чиста, әзерләнгән ризыклар берсеннән-берсе тәмле. Хәләл продукция күләме дә елдан-ел арта. Ислам дөньясы илләрендә, кызганыч ки, әлегә бу турыда белеп бетермиләр.

Татарстан ризыклары арыган тәнгә хәл кертә

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе табигый чиста, әзерләнгән ризыклар берсеннән-берсе тәмле. Хәләл продукция күләме дә елдан-ел арта. Ислам дөньясы илләрендә, кызганыч ки, әлегә бу турыда белеп бетермиләр.

«Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit 2018» халыкара икътисади саммиты шушы мәсьәләне чишәргә омтыла да инде. Казанда 10-12 майларда саммитның инде унынчы җыены эшли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышын «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип башлады.

– Барыгызны да Татарстанда, Казанда күрүебезгә шатбыз, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Саммит ун елда ун мәртәбәгә үсте. Ислам банкингы хәләл яшәеш рәвеше югарылыгына күтәрелде. Россия Президенты бу форумны яклый. Аның күрсәтмәсе дә бар: Россия Казан мәйданы аша Ислам дөньясы белән тыгыз элемтә урнаштырырга тиеш.
Россия Президентының, Россия Хөкүмәтенең, Россия Тышкы эшләр министрлыгының, Дубай Ислам икътисады үсеше үзәгенең ярдәмен тоеп яшибез. Россия Федерациясендәге 20 миллион мөселман Ислам дөньясы белән багланышта булырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бабаларыбызның 922 елда ислам динен ирекле рәвештә кабул иткәннәрен дә искә төшереп үтте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты ирештерелде. «Кайнар котлыйм! Очрашуның көн тәртибендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү, сәүдә һәм инфраструктура, шулай ук башка мәсьәләләрне карыйсыз. Икътисадны һәм фәнни-технологияләрне оештыру, хәерчелекне бетерү юлларын барлыйсыз. Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисади багланышларда гаделлек төшенчәләрен, тиңдәшлекне, үзара файданы ныгытуга юнәлтелгән тырышлыкларын хуплый», – диелгән әлеге хатта.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тырышлыгындагы «Россия-Ислам дөньясы» стратегик башлангычы эшче төркеме хезмәтенә зур әһәмият бирәбез» дигән юллар да бар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавында.
Россия Федерациясе Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча махсус вәкиле Михаил Богданов, шулай ук Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары Илья Торосов Казан саммитының әһәмиятле роль башкаруын әйттеләр.

– Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән 50 ил арасыннан Татарстан инде 35 ил белән хезмәттәшлек алып бара. Төркия, Казахстан, Иран, Уганда, Палестина белән элемтәләр аеруча югары, – ди Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Казан саммиты кысаларында, «Россия хәләл-экспо» күргәзмәсе дә оештырылган.
– Россиядән, Татарстаннан һәм чит илләрдән 72 предприятие үзләре җитештерә торган хәләл ашамлыкларны күрсәтә, – дип таныштырды Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада 47 предприятие хәләл продукция җитештерә.
– Хәләл ризыклар белән тукланып кына сәламәтлеккә ирешеп булмыйдыр. Безгә хәләл тормыш алып бару дәрәҗәсенә ирешергә кирәк, – диде министр Марат Әхмәтов. – Хәләл ризыкларга ихтыяҗ үсә. Хәзергә Казан кондитер фабрикасының гына халыкара сертификаты бар. Ислам илләре базарына чыгу өчен шушы халыкара сертификатлар алу максатында эшләр башкарыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел Дубайга эшлекле сәфәре вакытында безнең предприятиеләрнең хәләл продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган.
– Ислам илләрендә республикабыз продукциясен киң пропагандаларга кирәк әле безгә. Гомере буе үз балын ашаган Мисыр кешесе, мәсәлән, шунда ук Татарстан балын сатып алырга керешми бит, – ди Талия Миңнуллина.

Россиянең икътисади үсеш министры Илья Торосов сүзләренә караганда, Татарстан, Башкортстан, Кавказ республикалары – хәләл продукцияләре белән халыкара базарга чыга алырлык дәрәҗәдә. Ләкин төбәкләрнең турыдан-туры сәүдә эшчәнлегенә мөмкинлек бирүче законнар кирәк. Татарстан Президенты үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, Ислам илләре белән инвестиция хезмәттәшлеге дә турыдан-туры алып барылмый, ә федераль үзәк аша гына башкарыла. Саммитта сәүдә багъланышларын үстерү өчен тиешле законнар булдыру зарурлыгы да күтәрелде. Татарстанда никадәр тәмле, никадәр хәләл продукция җитештерсәк тә, әлегә аны халыкара базарга чыгара алмыйбыз. Казанда киләсе елда булачак саммитта, «хәләл продукциябез Ислам илләренә күпләп җибәрелә башлады», дип сөенеп, мисал китерергә язсын.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading