16+

Татарстан сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең 70 проценты булырга өлгергән

Бүген Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрнең соңгы көне. 25 июньдә башланган тавыш бирүләрдә Татарстанның 2 млн 56 мең тирәсе сайлаучысы сайлау участокларында булырга өлгергән дә инде.

Тавыш бирү хокукы булган татарстанлыларның бу 70 проценты дигән сүз.

Сайлаучыларга тавыш бирүләр җайлы булсын өчен өй ишегалларында “күчмә” сайлау участоклары, автобусларда сайлаулар оештырылды. Шулай ук кешеләр өйләрендә, стационар сайлау участокларында да тавыш бирә ала иде.  

- Бүген исә күчмә сайлау участоклары эшләмәячәк, - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев иртән журналистлар белән очрашу барышында.

Өегездә тавыш бирергә телисез икән, ул чагында бүген сәгать 17.00 гә кадәр сайлау участогына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading