16+

Татарстан СССРның уңай мисалларын кабаттан торгыза

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларны республиканың соңгы яңалыклары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Рөстәм Миңнехановны бу атнада да кызу эш көннәре көтәчәк. Корбан бәйрәмендә катнашырга планлаштыра ул.

Татарстан СССРның уңай мисалларын кабаттан торгыза

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларны республиканың соңгы яңалыклары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Рөстәм Миңнехановны бу атнада да кызу эш көннәре көтәчәк. Корбан бәйрәмендә катнашырга планлаштыра ул.

Районнарга «райпо» кайтты
«Казан Экспо» үзәгендә бүгеннәрдә «Агро-Волга 2022” халыкара күргәзмәсе эшли башлады.  Аңа Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән, 350дән артык компания килгән.
- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша агрокүргәзмә чараларында. 30 предприятие кырда үзләренең авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп үк күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов башлангычында республиканың 45 муниципаль районында кулланучылар кооперативлары һәм җәмгыятьләре торгызылды. Президент кулланучылар кооперативларына тагын 16 “автолавка” машинасы ачкычы тапшыра. “ГАЗель” моделе рәвешендәге машиналар бушлай бирелә, дүрт елда инде 84 берәмлек техника бирелде. Хәзер 121 “автолавка” 1148 авылга йөреп сәүдә хезмәте күрсәтә, - диде Лилия Галимова.

- СССР чорында хәзерләүләр конторалары (заготконтора) да актив эшли иде. Аларны да торгызу исәп ителмиме? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Республиканың кайбер районнарында хәзерләүләр конторалары бетерелмәгән дә иде, алар эшләде. “Агро-Волга” күргәзмәсе кысаларында авыл хуҗалыгын үстерү турында да сөйләшүләр була. Хәзерләүләр конторалары темасы да читтә калмас. Бәяләр күтәрелгән бер вакытта азык-төлек запасы туплау, саклау һәм эшкәртү ягыннан караганда, хәзерләүләр контораларының булуы һәм эшләве әһәмиятле, - дип җавап бирде Лилия Галимова.

Хузангай авылында - Уяв
Әлки районындагы Хузангай авылында бу атнаның якшәмбесендә чуваш халкының Уяв бәйрәме үткәрелә, программа 10.00 сәгатьтә башлана. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бара, Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе губернаторларының, КПРФ әйдаманы Геннадий Зюгановның да килүе көтелә.
- Чувашларның Уяв бәйрәме шулай ук язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Бәйрәм җиргә казык кагу йоласы белән башлана. Фольклор коллективлары чыгыш ясый. Бәйрәм татар халкының Сабан туеннан ким булмаячак. Уяв бәйрәме чуваш халкы шагыйре Петр Хузангайның тууына 115 ел тулуга багышлана, - диде Лилия Галимова.

Президент гаеттә катнаша
Лилия Галимова журналистлар кызыксынуына җавап итеп сөйләгәнчә,  Президент Рөстәм Миңнеханов үзе һәм аның гаиләсендә ислам диненә хөрмәт белән карыйлар, йолаларны үтиләр. Рөстәм Миңнеханов гает намазларында катнаша, гадәттә, ул Галиев мәчетенә килә.

Вознесение тракты түләүле буламы?
Кайбер массакүләм мәгълүмат чыганаклары Казандагы Вознесение трактының аерым участокларында хәрәкәт итү түләүле булачак икән, дигән хәбәр таратты.
- Бу турыда әле бернинди дә карар кабул ителмәде. Әле юл төзелмәгән, шунлыктан, юл төзелмәгән килеш аны ничек файдалану турында сөйләшү бик иртә. Башта юлны төзергә кирәк, ә инде шуннан соң ничек файдалану вариантлары каралачак. Алдан төрлечә сүз таратып, җәмгыятьне болгатырга кирәкми, - дип аңлатма бирде Лилия Галимова. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading