16+

Татарстан үзчикләүләр режимының икенче этабына күчәргә ниятли

Әлегә бу документаль рәвештә расланмаган, әмма республикадагы күрсәткечләр буенча, төбәк инде моңа әзер.

Татарстан үзчикләүләр режимының икенче этабына күчәргә ниятли

Әлегә бу документаль рәвештә расланмаган, әмма республикадагы күрсәткечләр буенча, төбәк инде моңа әзер.

Татарстанда үзчикләүләрнең икенче этабына күчү өчен әзерлек бара. Әлегә бу документаль рәвештә расланмаган, әмма республикадагы күрсәткечләр буенча, төбәк инде моңа әзер. 

Бу хакта бүген Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, карар 24 июньнән соң, ягъни Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парад тәмамлангач кабул ителәчәк. 

Икенче этапта җәйге ял итү оешмалары, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган һәм аерым керү урыны булган сәүдә нокталарын ачу күздә тотыла. 

Хәзерге вакытта республикада 5 шифаханә эшли һәм аларда 284 кеше сәламәтлеген ныгыта. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading