16+

Татарстанда 16 августка кадәр шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде – 6-нчы августтан 16-нчы августка кадәр республикада урманнарда югары янгын куркынычы сакланачак (IV класс). Ял көннәрендә, синоптиклар фаразлавынча, Татарстанга эссе һава торышы кайтачак.

Ялларда республикада яңадан эссе һава торышы көтелә – һава +32 градуска кадәр җылыначак.

Якын көннәрдә Казанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава, төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача җил көтелә. Төнлә һава температурасы 12-14 градус җылы, түбән урыннарда 9-11 градус җылы булачак. Иртәгә көндез шәһәрдә +24...+26 градус булуы көтелә.

Гомумән алганда, республика буенча шулай ук явым-төшемсез булачак, төнлә температура +9 дан +14 градуска кадәр, көндез +23...+28 градус аралыгында кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Атна азагында Татарстанга эссе һава торышы кайтачак – шимбә, 7 августта, көндез + 25-30 градуска кадәр җылыначак, ә якшәмбе көнне +27-дән +32 градуска кадәр көтелә.

Исегезгә төшерәбез, эссе һава торышы сәбәпле, Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт керүенә янә чикләүләр кертелде – мондый чаралар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Чикләүләр 2-нче августтан 21 көн дәвамында гамәлдә.
http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading