16+

Татарстанда 17 яшьлек Балтач кызын эзлиләр: «Минем өчен кайгырмагыз», – диде дә югалды»

Казанда 17 яшьлек кыз югалган.

Татарстанда 17 яшьлек Балтач кызын эзлиләр: «Минем өчен кайгырмагыз», – диде дә югалды»

Казанда 17 яшьлек кыз югалган.

Бу хакта бүген хәбәр иткән идек.

Балтач районының Әтнә авылыннан Гөлсирин Гатиятуллина Казанда колледжының беренче курсында белем алган. Әнисе Лилия апа әйтүенчә, кызы соңгы тапкыр “Мин яхшы эш таптым. Минем белән бар да әйбәт. Кайгырмагыз”, дип хәбәр җибәргән булган. Шуннан бирле телефоны “не доступен”. Гөлсирин укыган Пыжмара урта мәктәбе директоры Раниф Әхәтов: “Гөлсирин бездә берничә ел гына укыды, ул тугызынчы сыйныфны тәмамлап Казанга укырга кергән иде. Бик акыллы, кул эшенә оста кыз ул. Әти-әниләре дә бик тырыш. Бу гаилә тәүлегенә 25 сәгать эшли. Әтиләре берүзе өч тракторда эшли. Абыйсы да бик уңган. Бу гаилә, Гөлсирин турында бары яхшы сүз әйтергә генә була”, – дип тасвирлады югалган кызны.

Авыл халкы да Гөлсиринне азып-тузып йөри торган түгел, уңган, булган, тәртипле кыз дип сөйлиләр.  “Кызымны без эшкә урнаштырмадык, үзе эш тапкан, күрәсең. Четаева урамында вакытлыча фатирда тора иде”,– ди әнисе Лилия апа. Ул кызының интернетта ниндидер уен уйнавын да искәртте. Шул уен аша Калугадан бер егет белән танышкан булган, ди. 25 яшьлек Евгений исемле бу егет белән бергә түгелме икән дигән фикер дә бар. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, кызының төнлә онлайнда утыруын күреп әнисе шалтыратып шелтәләгән. Икенче көнне кыз югалган. Гөлсирин 13 октябрьдән бирле юк. Кызны эзлиләр. “Вакыт эше. Кызны табарбыз дип ышанабыз”,– диделәр Эчке эшләр министрлыгында. Гөлсирин турында берәр яңалык ишеткән кешеләр редакциябезгә хәбәр итә ала.

Фотода Гөлсирин әти-әнисе белән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X