16+

Татарстанда 1879 елда төзелгән мәчет янә ишекләрен ачты

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 19 нчы гасырның агач мәчетен реставрациядән соң ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.

Олы Елга авылында мәчет 1879 елда төзелә. Бүгенге көндә бу Татарстанда иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Торгызу эшләре вакытында белгечләр бураның чын стеналарын 70% ка саклап калган. Ике терәк колонна белән манара нигезе торгызылды. Гыйбадәт заллары интерьерлары эшләнгән. Мәчетнең тышкы бизәлеше һәм декоратив элементлары эшләнгән.

Рөстәм Миңнеханов объектны төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Мәчетне бабаларыбыз 140 ел элек төзегәннәр. Шул вакыттан бирле бик күп вакыт узды. Шуңа да карамастан, уртак көч белән без бинаны саклап кала алдык», - диде ТР Президенты.

Ул искә төшергәнчә, киләсе елда Владимир Путин боерыгыз нигезендә федераль дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу үткәреләчәк. «Бу уңайдан без Казанда Җәмигъ мәчетен төзергә ниятлибез. Ә инде бүген сезнең белән бергә республикада иң борынгы агач мәчетне ачабыз. Һәм мин сезне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котларга шатмын», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

Олы Елга авылындагы агач мәчет - 19 гасырдагы татар агач архитектурасы һәйкәле, татар агач сәнгате үрнәге. 1993 елда мәдәни мирас объекты дип таныла.

ТР Президенты матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading