Татарстанда 2021 елның 11 аенда 55 895 кеше үлгән. 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 15,4 процентка күбрәк, дип хәбәр ителә Росстат сайтында. Ведомство мәгълүматлары буенча, ноябрьдә 6237 кеше вафат булган (2020 елның ноябреннән 6,7 процентка артыграк).
Коронавирустан үлүчеләрнең саны да ноябрьдә 2633,8 процентка күбрәк. Бу айда авыру 1870 кешене алып киткән. 308 очракта вирус идентификацияләнгән. 1562 вафат булучыда коронавирус булган, әмма вирус идентификацияләнмәгән. Җиде кешенен үлемендә вирус үлемнең төп сәбәбе булмаган, әмма авырудан соңгы өзлегүләргә нык тәэсир иткән. 107 очракта ковид "үлемнең төп сәбәбе булып тормый һәм авыруның үлемгә китергән өзлегүләргә зур йогынты ясамаган. Ахыр чиктә, оперштаб мәгълүматлары буенча, 2021 елда коронавирустан 1 134 пациент үлгән.
Татарстанда узган елның 11 аенда 37 496 бала туган (2020 елга караганда 1,2 процентка артыграк). Гыйнвардан ноябрьгә чаклы өйләнешүчеләрнең саны, 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда, 26,9 процентка күбрәк булган. Аерылышучылар саны 35,3 процентка артыграк (13 653).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар