16+

Татарстанда авыл хезмәтчәннәрен зурладылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә: "Туган җирне яратуыгыз, Татарстан үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим».

Татарстанда авыл хезмәтчәннәрен зурладылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә: "Туган җирне яратуыгыз, Татарстан үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим».

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Чара башланганчы урып-җыю кампаниясе буенча Татарстан Республикасының алдынгы муниципаль районнары (Кукмара, Зәй, Балтач, Тәтеш районнары) делегатлары белән гомуми фотога төштеләр.

Уңыш бәйрәме «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабы турындагы фильмнан башланып китте – басма Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган. Китап геройларының берсе – Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова оныгына бу китап турында сөйли.

Китапның беренче нөсхәсен Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

Татарстан Президенты барысын да һөнәри бәйрәмнәре – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгылар бишлегенә керә. "Илдәге авыл хуҗалыгы уңдырышлы җирләренең 2,4%ын биләгән килеш, республика аның тулаем продукциясенең 4,2 %ын җитештерә", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан – үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Агымдагы елда, катлаулы чорга карамастан, соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш – 5,4 млн. тонна җыеп алынды, уңыш – 35,4 ц/га, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Орлыклар мае – 350 мең тоннада, бәрәңге – 1,2 млн. тоннада, яшелчә – 340 мең тоннада, шикәр чөгендере 2,2 млн. тоннада тәэмин ителәчәк. Буа, Арча һәм Тәтеш районнары сң күп ашлык суктырды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Иң югары уңыш Зәй, Кукмара, Балтач, Тәтеш районнарында – 40 ц/га.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бөртеклеләрнең иң зур уңышы булган хуҗалыкларны да билгеләп үтте. Ул агросәнәгать комплексы белән бәйле эшчәнлек алып баручыларга – агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә лаеклы нәтиҗәләре һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республика сөт җитештерү буенча Россиядә ышанычлы рәвештә алда бара. Агымдагы елда 1,9 млн. тоннага якын сөт җитештереләчәк. Киләсе елда моны 2 млн. тоннага арттырырга кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанның агросәнәгать комплексы актив үсә. Республикада дистәләгән терлекчелек объектлары, ындыр табаклары һәм элеваторлар, теплица комплекслары төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Шул ук вакытта гына да әлеге проектларга инвестицияләр күләме 15 млрд. сум тәшкил итәчәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, авыл үсешенең мөһим факторы – хуҗалык итүнең кече рәвешләрен ныгыту. Татарстанда фермер классы нык формалашты - бу 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4600 дән артык фермер хуҗалыгы, 1200 дән артык гаилә фермасы.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төп бурыч – авыл кешеләренең тормышы иң заманча стандартларга туры килергә тиеш. Нәкъ менә шуның өчен дә республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Авылда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары, спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре актив рәвештә экспортны үстерә. Агымдагы елның 9 аенда ул узган елга карата 1,5 тапкырга (200 млн.доллардан артык) арткан. «Татарстан продукциясе дөньяның 70 иленә экспортлана. Моннан тыш, безнең 70тән артык предприятие хәләл продукция җитештерүгә сертификацияләнгән. Безнең максат – республикада продукцияне максималь рәвештә эшкәртү һәм әзер продуктны экспортлау", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук барлык шәһәр халкы исеменнән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республика шәһәрләрендә атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уздырулары өчен рәхмәт белдерде.

"Тагын бер кабат агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, - диде ул. - Туган җирне яратуыгыз, Татарстан үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим».

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Балтач районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ тракторчысы Шамил Гыйльманов бүләкләнде.

«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ баш хисапчысы – генераль директорның финанслар буенча урынбасары Мансур Нотфуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләренә лаек булдылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading