16+

Татарстанда, балалар мәйданчыгын көнбагыш чүбе белән чүпләмәсккә кушып, кисәтү ясаган ир фаҗигасе зурга китте

Чәршәмбе иртәсе Татарстанлыларга начар хәбәр ирештерде. Чаллы шәһәренең 32 нче комплексында бер төркем яшүсмерләр аларга шелтә белдергән ир-атны кыйнап үтергән, дигән хәбәр башта социаль челтәрдә, ә соңрак инде барлык мәгълүмат чараларында таралды.

Татарстанда, балалар мәйданчыгын көнбагыш чүбе белән чүпләмәсккә кушып, кисәтү ясаган ир фаҗигасе зурга китте

Чәршәмбе иртәсе Татарстанлыларга начар хәбәр ирештерде. Чаллы шәһәренең 32 нче комплексында бер төркем яшүсмерләр аларга шелтә белдергән ир-атны кыйнап үтергән, дигән хәбәр башта социаль челтәрдә, ә соңрак инде барлык мәгълүмат чараларында таралды.

Соңыннан рәсми чыганаклардан билгеле булганча, һәлак булучының 49 яшьлек Чаллы кешесе Гильзов Н. икәнлеге ачыкланды. Әлеге кичне ир-атның бәрәңге алырга дип кибеткә баруы булган. Ул балалар мәйданчыгында көнбагыш ашаучы бөр төркем яшүсмерләргә (аларның саны 4-6 булырга тиеш диелә) шелтә белдерә, нәтиҗәдә, ике арада башланган конфликт сугыш белән тәмамлана. Социаль челтәрләрдә таралган видео буенча, кемнеңдер “ашыгыч ярдәм” машинасын чакыруы аңлашыла, табиблар килгәнче җирдә яткан ир-атка беренче ярдәм дә күрсәтмәкче булалар. Тик Гильзовны тиз арада килеп җиткән табиблар да коткарып кала алмый. Шунысы бар: әлегә ир-атның ни сәбәпле үлүе төгәл билгеле түгел, чөнки тикшерү нәтиҗәләре аның йөрәк өянәгеннән вафат булуын ачыклаган.

Фаҗига булган урыннан ике яшүсмерне полиция алып киткәнлеге мәгълүм.  Әлеге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү бара. Шунысы да мәгълүм: яшүсмерләр белән бәйле әлеге фаҗиганы Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхси күзәтүе астына алган.      
Бу көннәрдә әлеге вакыйга халыкның теленнән төшми. Барысы да диярлек урамда теләсә нәрсә эшләп йөрүче яшьләрдән зарлана. Шулай ук җитәкчеләр дә үз фикерләрен әйтә. Фаҗига булган көнне үк Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үзенең Инстаграм битендә  “Чаллыда гадәттән тыш хәл” дип, комментарий калдырган.

- Чаллыдагы гадәттән тыш хәл – кызганыч, җәмгыятьтә кризис булганчы күренми торган проблемалар барлыгын күрсәтә. Һәм бу, шул исәптән, яшьләр белән эшләүгә дә кагыла. Безнең алсу күзлекләр юк, ләкин яшьләр сәясәте белән бәйләп карарга күнеккән “шарик-фонариклар”дан тыш, яңа министрлыкның бурычы – барлык яшьләр белән дә системалы эшләргә кирәк (шул исәптән, субкультуралар, оештырылган чараларга түгел, ә “подъездда тәмәке тартырга йөрүче”ләр белән дә)  дигән аңлау бар. Хәзер чыннан да нәрсә барлыгын тирәнтен анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм системалы карарлар кабул итәргә кирәк, - дип язган Дамир Фәттахов.   

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading