16+

Татарстанда балалар йортлары кими

Соңгы ун елда Татарстанда балалар йортлары 80 процентка кимегән. Татарстанда тәрбиягә ятим бала алган күп балалы гаиләләр саны да арта.

Татарстанда балалар йортлары кими

Соңгы ун елда Татарстанда балалар йортлары 80 процентка кимегән. Татарстанда тәрбиягә ятим бала алган күп балалы гаиләләр саны да арта.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, бу — гаилә институтына хакимият тарафыннан ярдәм итү һәм гореф-гадәтләрне, кыйммәтләрне саклау нәтиҗәсе. “Хәзерге вакытта балалар йортларының күбесе ябылды, алар бик аз калды”, – ди Айрат Фәррахов.

Тәрбиягә алынган балалар белән эшләүче иҗтимагый оешмалар да шундый фикердә. Татарстанның “Без бергә!” тәрбиягә бала алган гаиләләр иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Елакова сүзләренчә, республикада 2012 елдан алып уллыкка бала алган балалар мәктәбе эшли. Моннан тыш, Татарстанда тәрбиягә ятим бала алган күп балалы гаиләләр саны да арта, ди ул. 

- Татарстанда гаилә кыйммәтләре — мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу, әти-әни булуның җаваплылыгы һәм күп балалы булуның җитди гамәл икәне хакында күп сөйләнелә. Тәрбиягә бала алу татар гаиләләрендә киң таралган дияргә була. Тәрбиягә бала алган гаилә балалар йортына икенче бала артыннан килү дә сирәк күренеш түгел. Нәтиҗәдә, балалар йортлары кими, - ди Светлана Елакова.

2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 8 ятимнәр йорты һәм ятим, караучысыз калган балалар өчен 2 интернат-мәктәп эшли.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading