16+

Татарстанда бер-бер артлы ике үсмер үзләренә кул салган: сәбәбе – начар билгеме?

Узган атнада Биектау районында 16 яшьлек мәктәп укучысы өендә үзенә кул салган иде.

Узган атнада Биектау районында 16 яшьлек мәктәп укучысы өендә үзенә кул салган иде.

Җитеш гаиләдә яшәүче, профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнгән үсмернең үлеме турындагы хәбәр күпләрне аптырашта калдырды.

Икенче көнне исә Казан янындагы Колсәет бистәсендә 15 яшьлек үсмерне үле килеш таптылар.

Яшүсмерләрнең телефон, компьютерларын тикшерү өчен алганнар.

2013 елларда социаль челтәрдә популярлашып киткән «Зәңгәр кит» уенын күпләр хәтерлидер. Уенда катнашучыларга администратор төрле биремнәр бирә. Бу биремнәрне үтәгәндә баланың психикасы бозылырга, ул имгәнергә, җәрәхәтләнергә мөмкин. Уенның соңгы этабы суицид белән төгәлләнә. Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов төбәкләрдәге тикшерү органнарына социаль челтәрләрдәге ябык төркемнәрне тикшерергә боерганнан соң, интернетта үз үзеңне үтерергә өйрәткән сайтлар сизелерлек кимеде. Татарстанда да Роспотребнадзор, Роскомнадзор һәм башка оешмалар мондый сайтларны ачыклау, тыю эшләре белән шөгыльләнә.

Психологлар фикеренчә, кешенең психикасы якынча 23 яшьләрдә генә тулысынча ныгый. Балигъ булмаган бала күчеш чорында аеруча депрессия кичерә. Меңләгән сәбәп:  җавапсыз мәхәббәт, мәктәптәге күңелсез хәлләр, хәтта начар билге алу да баланы суицидка этәрергә мөмкин. Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты каршындагы «Талантлар йолдызлыгы» иҗатны үстерү академиясе Казанның берничә мәктәбендә тәҗрибә үткәреп караган булган. 50 бала арасында берсе булса да суицидка әзер икәнлеге ачыкланган. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, психологлар беренче чиратта бала белән уртак тел табарга, аңлашырга кирәк, ди. Балалар эч серләрен әти-әниләренә сөйләргә тиешләр, яннарында терәк юк икән, алар ярдәмне интернеттан эзли.

Гаиләдә тынычлык урнаштыру да мөһим.  Балаларның күбесе үлемнең ни икәнен аңлап та бетерми, кемнәндер үч алу, нидер расларга теләү аркасында ялгыш адым ясый. Кызганыч, үлем белән берни раслап булмый. Психолог Аида Гарифуллина авыр чакта тискәре эмоцияләрне тышка чыгару кирәк, ди. Кеше еларга, җырларга, каты итеп кычкырырга, бокс грушасын тукмакларга, башка эшләр башкарырга мөмкин. 14 яшькә кадәрге балаларга көненә 1-1,5 сәгать кенә интернетта утырырга ярый. Юк-бар турында уйларга вакыты калмасын өчен баланы төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә бирү дә файдалы.

PS: Халык арасында Колсәет бистәсе белән Биектау районындагы фаҗига интернеттагы сайтлар тәэсире аркасында килеп чыккан дигән имеш-мимешләр таралды. Былтыр Казанда 16 яшьлек Рамил исемле үсмернең үзенә кул салып үлүе күпләрне тетрәндергән иде. Малай соңгы арада компьютерга артык бәйле булган, виртуаль тормыш белән яшәгән. Үләр алдыннан да социаль челтәрдә соңгы постын язып калдырган: “Мин юкка яшәмәгәнмен”. Бу ике малайның үлеме чираттагы интернет-суицид дулкыны түгелме? Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә,үсмерләрнең үлем очраклары һич кенә дә интернет белән бәйле түгел. Әлегә суицидның сәбәпләре ачыкланмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Рамил Гарифуллин, психотерапевт, психолог:

- Балалар арасында бәйлелеккә китерә торган тискәре йогынтылы субкультуралар элек тә булган. Хәзер бу мәсьәләдә тагын да җиңел: интернет ярдәмгә килә. Социаль челтәрләрдәге  төркемнәр арасында төрлесе бар: позитив булганнары, суицидка этәргәннәре, секталар. Интернет уеннардан зыян күргән үсмерләр миңа еш ярдәм сорап килә. Әгәр балага вакытында дөрес юл күрсәтелсә, тиешле тәрбия бирелсә, депрессиягә урын калдырылмаса, игътибар җитәрлек булса, рәхәтлек бирә торган хисләрне интернеттагы төркемнәрдән эзләргә сәбәп калдырылмаса, ул һәр нәрсәне объектив кабул итәчәк.
 Кечкенәдән безне таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, белмәгән затлардан әйбер алмаска дип өйрәттеләр. Хәзерге заманда бу кагыйдәләргә интернетта кирәкмәгән сайтларга кермәскә, билгесез кешеләр белән язышмаска, интернет уеннар белән сак булырга дип өстәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading