16+

Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән аэроклуб фаҗигасенең ВИДЕОсы пәйда булды

19 май көнне Минзәлә аэроклубында ике ир-атның гомере өзелгән.

Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән аэроклуб фаҗигасенең ВИДЕОсы пәйда булды

19 май көнне Минзәлә аэроклубында ике ир-атның гомере өзелгән.

Минзәләдә ике парашютчы егылып һәлак булган. Район аэроклубында спортчылар парашют белән сикерү күнегүләре үткәргән. Кайсыдыр бер мизгелдә ике парашют һавада бер-берсе белән буталышкан һәм җиргә егылып төшкән.
Ир-атларның берсе – «Ашыгыч ярдәм» машинасында, икенчесе район хастаханәсендә үлгән. Әлеге фаҗигале хәл белән яхшы таныш кешенең сүзләренчә, ир-атларның берсенә – 34, икенчесенә 48 яшь булган.
Аэроклуб хәбәр итүенчә, аларның берсе – 2010 елдан, икенчесе 2013 елдан бирле парашют белән сикергән. Әзерлекләре бик җитди булган.
Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җиде спортчының 400 метр биеклектән мең дә алты йөз метрга кадәр «ирекле төшү» алымын кулланганлыгы ачыкланган. Күнегүне үтәгәч, алар парашютларын ача башлаган. Бу вакытта инде бер спортчы икенчесенең ачылган парашютына килеп кергән. Бәрелешү нәтиҗәсендә икесе дә, аңнарын югалтып, запас парашютта төшкән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading