16+

Татарстанда коронавирус бер тәүлектә 30дан артык кешедә ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны, бөтен Россиядәге кебек, тагын артуга таба китте. Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча республикада 31 кешедә яңа вирус ачыкланган. Шуның өчесе читтән керүче гражданнарда табылган.

Өч кешене хастаханәләргә озатканнар.

География:
1.    Казан – 22
2.    Буа – 2
3.    Югары Ослан – 1
4.    Биектау – 1
5.    Яшел Үзән – 1
6.    Кукмара – 1
7.    Питрәч – 2
8.    Саба – 1

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа вирус 7448 кешедә теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading