16+

“Татарстанда коронавируска бәйле ситуация тотрыклы”

Соңгы тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 40 очрагы теркәлгән.

“Татарстанда коронавируска бәйле ситуация тотрыклы”

Соңгы тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 40 очрагы теркәлгән.

Алдагы тәүлек белән чагыштырганда, авыручылар саны үсеше 0,9 процент тәшкил иткән. Гомумән авыручылар саны 4595 гә җиткән.

Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу барышында Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Хәзерге вакытта 1330 кеше үзизоляция режимын үтәргә мәҗбүр. Алар вирус йоктырганнар һәм вирус йоктыруга шикләнүчеләр белән аралашучылар.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруны ачыклау өчен 5178 тест ясалган. Хәзергә республикада тестлар ясау 100 мең кешегә 130 кеше тәшкил итә.

-Татарстанда вәзгыять тотрыклы, әмма яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы барыбер кала, - диде Марина Патяшина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading