Шәһри Казан

Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек егет үлгән 

Татарстанда яңа коронавируслы инфекциядән тагын бер кешенең үлеме хәбәр ителде.

8 июль көнне Биектауда яшәүче 28 яшьлек егет җан биргән. Бу хакта республиканың COVID-19ка каршы оператив штабы хәбәр итте.

Реклама

2 июльдә Биектаудан егетне ашыгыч ярдәм машинасы белән Республика клиник хастаханәсе каршында оештырылган вакытлыча госпитальгә китергәннәр. Аңа икеяклы пневмония диагнозы куела, ул коронавирус белән тагын да катлаулана. Аның моннан тыш җагын хроник авырулары була. Хәле авырлаша баргач, хастаны реанимация бүлегенә күчерәләр, һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. 

Коронавируслы егет 8 июльдә җан бирә. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклана. Күргәнегезчә, җиңел сулыш алырга иртәрәк әле. Шуңа күрә маска, перчаткаларыгызны киеп, барлык саклану чараларын күреп йөрегез. Сакланганны Алла саклармын, дигән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: