Саба егете Максим Карповның да коткаручы булып эшләү тәҗрибәсе зур. 2015 елда ул Казанның Дәрвишләр бистәсендә коткаручы булган, 2016 елда студент хезмәт отрядлары белән Анапада Кара диңгездә ял итүчеләрнең иминлеген саклаган. Коткаручы булып эшләү өчен ике ай дәвамында махсус курсларда белем алган.
– Һава торышы начарланып китсә, дулкыннар көчәйсә, безгә кешеләрне диңгездән куып чыгарырга туры килә иде. Шунысына гаҗәпләндем: без куабыз, кешеләр, бездән кача-кача, кабат суга керә яки башка комлыкка китә. «Мин монда җиде генә көнгә килдем, су коенмыйча кайтып китимме?» – дип ачуланучылар да күп иде. Без бит аларны үз теләгебез белән кумыйбыз, аларның тормышына куркыныч янамасын өчен тырышабыз. Диңгездә һәр коткаручының үз территориясе бар. Мин 25 метрлы аралыкны күзәтеп тордым. Бик җаваплы эш. Гадәттә, бата башлаган кеше «батам» дип кычкырмый. Күп очракта алар су төбенә тавыш-тынсыз гына төшеп китә. Аны күреп алуы да авыр. Кеше бата икән, аның кыяфәте үзгәрә, куркуы йөзенә чыга. Шуңа да диңгездән күзеңне дә алмый күзәтергә кирәк, аеруча балаларны, – ди Максим.
Егет баткан кешене коткару буенча берничә киңәш тә бирде. Батучы кешенең артыннан килеп, муеныннан йә чәченнән эләктереп алырга кирәк. Паникага бирелеп, кеше коткаручысын да үзе белән төпкә тарта башлый икән.
– Тынычландырырга, суда аңа ни дә булса әйтергә уйламагыз да, бу вакыт уздыру гына. Курыккан кешенең аңы томалана, ул инде сезне тыңламый. Әгәр дә суда үзегезне көзән җыера башласа, иң беренче булып, тынычланыгыз. Мөмкинлек булса, ярдәм чакырыгыз. Яныгызда кеше юк икән, суга чалкан ятып тынычлап йөзеп карагыз. Киноларда суга батучы кешене коткаралар да, шунда ук аңа ясалма сулыш һәм күкрәк читлегенә массаж ясый башлыйлар. Бу дөрес әйбер түгел. Иң башта кешенең авыз эчен тикшерергә кирәк. Сулыш юлларына чирәм, ләм, чүп кермәгәнме. Соңыннан үпкәләреннән суны чыгарасың. Моның өчен аны үз тезеңә эч белән яткырырга кирәк. Аннан пульсын тикшерәсең. Йөрәк тибеше булмаганда гына күкрәк читлегенә басарга ярый. Кирәксә-кирәкмәсә массаж ясау йөрәк ритмын боза. Бу очракта кеше үләргә дә мөмкин. Бу эшләрне бик тиз башкарырга кирәк. Кешенең баш мие бары 7 минут кына кислородсыз тора ала. Аннан соң үлә, – ди Максим.
Коткаручы егет үзе су кергәндә, иң беренче булып, яр буендагы «Су керергә ярый» дигән плакатны эзли икән.
– Андый тамга бар икән, димәк, аның суын да, төбен дә тикшергәннәр. Кызганыч, кешеләр моңа игътибар биреп бетерми, – ди ул.
Күл буенда нишләргә?
Елга, күл буенда яшәүче авыллар да сулыкларның бер рәхәтен, бер михнәтен күреп яши. Әтнә районы, Ислейтар авылында яшәүчеләр дә җәйге ял вакытында су буенда йөрүче балалары өчен борчыла.
– Безнең авыл уртасында ук күл урнашкан. Балыгы әллә ни бар дип әйтә алмыйм, ләкин тоткалыйлар. Якын торган кешеләр кыш көне бәке казып мал-туарларын эчертә, җәен яшелчәләренә су сибә. Быел, Аллага шөкер, зур бәла-казалар юк. Элек батып үлүчеләр дә бар иде. Кыш көне боз өстеннән трактор белән чыкканда, боз ватылып, тракторы белән төшеп китеп батты берәү. Көймәдә йөзеп, аталы-кызлы батып үлделәр. Мин белгәне алты кешене үзенә алды инде бу күл, – ди Ислейтар авылы кешесе Фидаил Кадыймов.
Җәйге ялга чыккан балаларга ата-аналары гына күз-колак булып бетә алмый. Шуңа да авыл мәдәният йорты мөдире сабыйларны җыеп, каникул дәвамында нәрсә эшләргә яраганын, нәрсә эшләргә ярамаганын бәйнә-бәйнә аңлата. Аеруча да сулыклар тирәсендәге куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып тора.
Кайбер районнар су юлларын ябып куя. Ләкин авыл-район җирләрендә махсус су коену урыннары булдырып, анда коткаручы-күзәтүчеләрне куймыйча, әлеге проблема һаман да ачык кала. Көннәр җылыткач, бу саннар артмаса ярар иде, дип кенә телисе кала.
Комментарийлар